[1] Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр,
[2] чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән иде дип, македуниялеләр алдында сезнең белән мактанам. Сезнең тырышлыгыгыз аларның күбесен дәртләндерде.
[3] Ә мактавым бу очракта буш булмасын, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга җибәрәм.
[4] Югыйсә, македуниялеләр минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк.
[5] Шуңа күрә, әлеге имандашлардан алдан ук яныгызга баруларын һәм вәгъдә ителгән бүләкне әзерләп куюларын үтенергә кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүри түгел, ә ихлас әзерләвегез күренә.
[6] Моңа игътибар итегез: аз чәчкән – аз уңыш, ә күп чәчкән мул уңыш алыр.
[7] Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата.
[8] Аллаһы һәртөрле бүләкләрне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә мул тормышлы булып, һәртөрле игелекле эштә юмарт була алырсыз.
[9] Изге язмада язылганча: «Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды, Аның игелеге мәңгелек».
[10] Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелегегез җимешләрен арттырыр.
[11] Сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә безнең аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз өчен Аллаһыга рәхмәтләр яудырылыр.
[12] Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә мул иттерер.
[13] Ихласлыгыгыз исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне тануыгыз һәм аңа буйсынуыгыз, үзләре һәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз өчен кешеләр Аллаһыны данлыйлар.
[14] Алар сезнең өчен дога кылырлар, Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән яныгызга ашкынырлар.
[15] Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын!