[1] Җирдәге чатырыбыз – тәнебез юкка чыгачак. Әмма безне күкләрдә кеше кулы белән эшләнмәгән, Аллаһы биргән мәңгелек өй көтүен беләбез.
[2] Әле монда вакытта күктәге өебезне япмадай кияргә теләп сыкранабыз,
[3] чөнки япманы кигәч, без ялангач булмабыз.
[4] Без әле җирдәге чатырларыбызда авыр сыкранабыз, чөнки бу япмабыздан котыласыбыз килмәсә дә, үлемгә ия барлык нәрсә тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күк япмасын киясебез килә.
[5] Нәкъ менә шуның өчен Аллаһы безне яратты һәм ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде.
[6] Шулай итеп, әле шушы тәнебездә вакытта Хаким Гайсәдән ерак булуыбызны белсәк тә, һәрвакыт ышаныч белән яшибез,
[7] чөнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез.
[8] Шулай, ышаныч белән яшибез, тәнне ташлап, Хаким янына урнашуны яхшырак дип табабыз.
[9] Шуңа күрә, тәндә булсак та, тәнне ташлап киткән булсак та, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга омтылабыз.
[10] Тәндә яшәгәндә кылган яхшы яки яман эшләренә карап һәркемгә кылганнары буенча бирелсен өчен, безнең барыбызга да Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килергә туры киләчәк.
[11] Шулай Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга исә безнең кемлегебез билгеле. Вөҗданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип өмет итәм.
[12] Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз, күңелдә булган белән түгел, тыштан күренүче нәрсә белән мактанучыларга җавап бирү өчен, сезгә безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез.
[13] Без үз акылыбызда түгел икән, бу – Аллаһы хакына, акылыбызда булсак, бу – сезнең хакка.
[14] Мәсихнең яратуы безнең белән идарә итә. Бер Кеше барыбыз хакына үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлгән дип ышанабыз.
[15] Исәннәр инде үзләре өчен түгел, үзләре хакына Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына дә үлде.
[16] Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
[17] Шулай итеп, Мәсих белән берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган. Борынгысы үтеп китте – яңасы килде.
[18] Боларның һәммәсе – Аллаһыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды.
[19] Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Аллаһы дөньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды.
[20] Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз.
[21] Без, Мәсих белән берләшеп, Аллаһы каршында акланган саналсын өчен, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы кешеләр кылган гөнаһлар өчен гаепле итте.