[1] Шулай итеп, бу юлы яныгызга килүем сезне күңелсезләндерергә тиеш түгел, дип карар кылдым.
[2] Сезне көендерсәм, мин көендергән кешеләрдән башка мине кем сөендерер?
[3] Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән көенеч булмасын. Мин ышанам ки, минем куаныч һәммәгезнең куанычыдыр.
[4] Көендерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен, олы хәсрәт һәм йөрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны.
[5] Берәү көендергән икән, мине түгел, ә сезнең барыгызны да – һәрхәлдә ниндидер дәрәҗәдә (моны күпертеп күрсәтмәс өчен язам) – көендергән.
[6] Мондый берәүгә сезнең күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек.
[7] Шуңа күрә, ул чиктән тыш көенмәсен өчен, сез аны гафу итегез һәм юатыгыз.
[8] Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм.
[9] Сезне сынау, һәрнәрсәдә тыңлаулымы икәнегезне белү өчен яздым хатымны.
[10] Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне (гафу итәрлеге булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм.
[11] Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанның ниятләре безгә билгеле бит.
[12] Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип, Троаска килгәч, Хаким Гайсә миңа ишекләрне ачкан булса да,
[13] анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йөрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
[14] Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын.
[15] Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсихтән Аллаһыга килә торган хуш ис.
[16] Берәүләр өчен без – үлемгә илтүче үлем исе, ә башкалар өчен – тереклек бирүче тормышның хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соң?
[17] Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһыдан җибәрелгәннәр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез.