Skip to content
Opens in a new window

[1] Сезгә инде өченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән.

[2] Мин инде яныгызда икенче мәртәбә булганда, әүвәл гөнаһ кылганнарга һәм башкаларның һәммәсенә дә кисәтү ясаган идем. Хәзер исә һәммәсенә тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, кызганмам.

[3] Сез бит минем аша Мәсих сөйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезгә нисбәтле эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнең арада кодрәтле.

[4] Хачка кадакланганда зәгыйфь булса да, хәзер Ул Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшеп, көчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең файдага Аның белән бергә яшәрбез.

[5] Иман белән яшибезме? дип, үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнең үзегездә булуын белмисезме әллә? Белмисез икән, сез сынауны уза алмагансыз.

[6] Безгә килгәндә, сынауны уңышлы үтүебезне белерсез, дип өметләнәм.

[7] Бернинди яман эш кылмавыгызны теләп, Аллаһыга дога кылабыз. Сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, без сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, игелекле эш эшләвегез өчен ялварабыз.

[8] Без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аның үзе өчен генә эшли алабыз.

[9] Без үзебез көчсез, ә сез көчле булганда, без сезнең өчен сөенәбез һәм камилләшүегез хакына дога кылабыз.

[10] Яныгызда вакытта кырысланмас өчен, мин боларны сезгә килгәнче язам. Хаким Гайсәнең миңа биргән вәкаләте җимерү өчен түгел, төзү өчен бит.

[11] Ниһаять, имандашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез һәм мәхәббәт вә иминлек Алласы сезнең белән булыр.

[12] Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.

[13] Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте сезнең барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнең һәммәгезнең йөрәкләрен берләштерсен.

Паулдан көринтлеләргә икенче хат — Chapters