Skip to content
Opens in a new window

[1] Арагызда «тыйнак», ә инде читтә «кыю» булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы һәм эчкерсезлеге белән сезгә мөрәҗәгать итәм.

[2] Яныгызда вакытта, безне дөньяви исәп белән эш итәсез дип санаучыларга каршы килеп, кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам.

[3] Бу дөньяда яшәсәк тә, бу дөнья кешеләредәй көрәшмибез.

[4] Коралларыбыз дөньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне,

[5] Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә баш күтәргән һәртөрле комачаулыкларны җимерәбез һәм һәр фикерне әсир итеп, Мәсихкә буйсындырабыз.

[6] Сез тулысынча буйсынгач, буйсынмаган һәр кешене җәзага тартырга әзербез.

[7] Сез күз алдында булганнарны гына күрәсез. Кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булгандай, без дә шулай Мәсихнеке.

[8] Җимерү өчен түгел, сезне ныгыту өчен, Хаким Гайсә биргән вәкаләт белән тагын да артыграк мактансам да, оятка калмам.

[9] Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз.

[10] Кемдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди бит.

[11] Андый кеше белсен: сездән читтә булганда язган хатларыбыздагы сүзләрдә нинди булсак, сезнең арада да без шундый.

[12] Без үз-үзләре белән мактанучыларга тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, акыллы эш кылмыйлар.

[13] Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Арагыздагы хезмәтебез дә шул чикләргә керә.

[14] Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит.

[15] Без чиктән тыш, ягъни башкаларның хезмәтләре белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез.

[16] Шул вакытта сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без башкаларның чикләрендә эшләгән эшләре белән мактанырга теләмибез.

[17] Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».

[18] Үзен-үзе мактаучы түгел, Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.

Паулдан көринтлеләргә икенче хат — Chapters