[1] Мактануның файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш. Хәзер мин Хакимнән иңгән күренешләр һәм ачылышлар турында сөйләүгә күчәм.
[2] Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, бер Аллаһы гына белә, – өченче күккә кадәр күтәрелеп алынды.
[3] Ул кеше хакында беләм, – тик тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, Аллаһы белә, –
[4] ул җәннәткә алынган һәм кешеләргә сөйләргә ярамаган, тел белән аңлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән.
[5] Андый кеше белән мактана алам, ә үзем белән мактана алмыйм, зәгыйфьлекләрем белән мактансам гына инде.
[6] Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чөнки дөреслекне сөйләячәкмен. Әмма кем дә булса минем хакта үземдә күргән яки ишеткәннән артык уйламасын дип, мактанудан тыелып торам.
[7] Шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен өчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Артык масаймавым өчен, бу чәнечке мине шайтан фәрештәседәй интектерә.
[8] Аны тәнемнән чыгарсын дип, Хаким Гайсәгә өч мәртәбә ялвардым.
[9] Әмма Ул: «Сиңа мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә камилрәк була», – дип әйтте. Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте булсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын.
[10] Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләр, хурлаулар, мәшәкатьләр, эзәрлекләүләр, кысуларга да риза, чөнки зәгыйфь вакытта мин көчле.
[11] Мин акылдан шаштым, моңа сез үзегез мәҗбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, гәрчә мин әһәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк.
[12] Рәсүллек дәлилләрем – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.
[13] Башка бердәмлекләр белән чагыштырып, сезгә ничек начаррак карадым икән? Сезгә авыр йөк булмавым беләнме әллә?! Мондый гаебем өчен гафу итегез!
[14] Менә мин яныгызга өченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йөк булмаячакмын, чөнки миңа сездә булган нәрсәләр түгел, үзегез кирәк. Балалар ата-аналарына түгел, ата-аналар балаларына байлык җыярга тиеш бит.
[15] Җаннарыгыз өчен мин үземдә булганның һәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Мин сезне күбрәк яратканга, сез мине азрак яратасызмы әллә?!
[16] Ярый, мин үзем сезгә йөк булмадым да, ди. Ләкин хәйләкәрлегем белән алдап, сезне үз кулыма алдыммы әллә?!
[17] Сезгә җибәргән кешеләремнең берәрсе аркылы сездән файдаланганмындыр, бәлки?
[18] Мин Титустан яныгызга баруын үтендем һәм аның белән бер имандашымны җибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соң бер үк рух белән эш иттек түгелме?! Бер үк юлдан йөрмәдекме?
[19] Сез, мөгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк, без Мәсихнеке буларак, Аллаһы алдында сөйлибез, болар һәммәсе, газиз дусларым, сезне рухи яктан ныгыту өчен эшләнә.
[20] Яныгызга килгәч, мин сезне үзем теләгәнчә, ә сез мине үзегез теләгәнчә тапмассыз дип куркам. Арагызда гаугалар, көнчелек, ачу, үз-үзеңә файда эзләү, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табармын дип куркам.
[21] Килгәч, Аллам сезнең алда мине тагын кимсетмәсен, һәм, элек гөнаһ кылып та, әле һаман кылган шакшылык, фәхешлек һәм азгынлыклары өчен тәүбә итмәгән күпләр хакына, миңа күз яше агызырга туры килмәсен иде.