[1] Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлап, тулысынча Аңа яраклы булып яшик.
[2] Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек.
[3] Моны сезне хөкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, сез безнең йөрәкләребездә, һәм без сезнең белән бергә үлемдә дә, тормышта да булырбыз.
[4] Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Күңелем юаныч белән тулы, һәртөрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам.
[5] Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык бит. Киресенчә, безне һәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күңелдән куркулар басты.
[6] Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, Титусны безгә китереп, күңелләребезне күтәрде.
[7] Безне Титусның килүе генә түгел, ә сезнең аңа күрсәткән ярдәмегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен тырышуыгыз һәм көенүегез турында сөйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды.
[8] Хатым белән сезне көендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим, чөнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына көендергән.
[9] Хәзер инде мин куанам – сез көенгәнгә түгел, көенүегез сезне тәүбәгә китереп җиткергәнгә куанам. Аллаһы ихтыяры белән көендегез, шулай булгач, бездән бернинди зыян күрмәдегез.
[10] Аллаһы ихтыяры белән көенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә, моңа үкенергә кирәкми, ә инде бу дөнья китергән көенү үлемгә китерә.
[11] Карагыз: Аллаһы ихтыяры белән кичергән көенечегез сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гаеплене җәзалау теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәрьяктан күрсәттегез.
[12] Мин сезгә рәнҗетүче хакына да, рәнҗетелгән өчен дә түгел, безнең өчен тырышуыгызны Аллаһы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү өчен яздым.
[13] Шул безнең күңелебезне күтәрде. Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аны тынычландырдыгыз бит.
[14] Сезнең хакта аның алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым. Сезгә әйткән барлык сүзләребез хак иде, шулай ук Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дөрес булып чыкты.
[15] Куркып һәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызның тыңлаучан булуын хәтерләп, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла.
[16] Һәрнәрсәдә сезгә таяна алуым өчен куанам.