[1] Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез.
[2] Авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чамадан тыш юмартлык күрсәттеләр.
[3] Алар хәлләреннән килгәнчә һәм хәтта хәлләреннән тыш та үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моңа мин шаһит.
[4] Изгеләргә хезмәт итүгә катнаштыруны, зур шатлык санап, бик үтенеп сорадылар.
[5] Без өметләнгәнне генә эшләп калмадылар, иң элек үз-үзләрен – Хаким Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә тапшырдылар.
[6] Шуңа күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек.
[7] Ә сез һәрнәрсәгә: иман һәм сүзгә, белем һәм һәртөрле тырышлыкка, безгә булган мәхәббәтегезгә бай булгандай, бу игелекне күрсәтү белән дә өстен булыгыз.
[8] Мин моны әмер итеп түгел, ә сезгә башкалар күрсәткән тырышлык турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынау өчен әйтәм.
[9] Сез Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез бит: фәкыйрьлеге аша бай булуыгызны теләп, бай була торып та, сезнең хакка фәкыйрь булды Ул.
[10] Мин бу мәсьәләгә карата файдалы киңәш бирәм: сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез.
[11] Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынгандай, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз.
[12] Бүләк бирүченең тырышлыгы булса, аның бүләге булмаган нәрсәләренә карап түгел, булганнарына карап кабул ителә.
[13] Башкаларга җиңеллек булып, сезгә авырлык төшәргә тиеш түгел, монда тиң булу турында сүз бара.
[14] Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын тәэмин итсен, ә аннан соң аларның муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тиң булыр.
[15] Изге язмада язылганча: «Күп җыйганның артыгы булмады, аз җыйганның ихтыяҗы булмады».
[16] Титус күңеленә сезнең хакка миндәй тырышып эшләүне салган Аллаһыга рәхмәт яусын!
[17] Ул үтенечемне хуплап кына калмады, үз ихтыяры белән бик ашкынып яныгызга барырга булды.
[18] Аның белән тагын бер имандашыбызны да җибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәрне таратуы белән макталган.
[19] Өстәвенә, Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкара торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул.
[20] Шундый мул бүләкләр белән ни рәвешле эш итүебезгә беркем дә тел тидерә алмасын өчен, сак булырга тырышабыз.
[21] Без бит Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелекле эш кылырга тырышабыз.
[22] Алар белән бергә тагын икенче бер имандашыбызны җибәрәбез. Без аның төрле хәлләрдәге тырышлыгына кат-кат ышандык. Хәзер аның тырышлыгы тагын да зуррак, чөнки ул сезгә бик таяна.
[23] Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең өчен хезмәттәш. Ә инде бу имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренең вәкилләре, Мәсихнең даны.
[24] Шуңа күрә, мәхәббәтегезнең һәм сезнең белән мактануыбызның гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез.