Skip to content
Opens in a new window

[1] Без исә, Аллаһы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!

[2] «Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем, котылу көнендә сиңа ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаһы. Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу көне!

[3] Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз.

[4] Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкта, кыйнаулар астында, тоткынлыкта, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз төннәрдә, ачлыкта үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре дип тәкъдим итәбез.

[6] Без моны сафлык, гыйлем, сабырлык, игелек күрсәтү, Изге Рухның кодрәте, эчкерсез мәхәббәт,

[7] хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулларыбызда тәкъвалык коралын тотып,

[8] яманлау яки мактауга тарып, кимселетеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчылар дип исәплиләр, шулай да без ихлас.

[9] Безне билгесезләр дип исәплиләр, шулай да яхшы танылган без. Безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма яшибез бит. Безне җәзаланган дип уйлыйлар, шулай да без үтерелмәгән әле.

[10] Безне көендерәләр, ә без һәрвакыт сөенәбез. Без ярлы, шулай да күпләрне баетабыз. Безнең бернәрсәбез юк, шулай да без һәрнәрсәгә ия.

[11] Көринтлеләр! Сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган.

[12] Сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз.

[13] Сезгә балаларыма сөйләгән кебек сөйлим: җавап итеп, сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз.

[14] Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди бәйләнеше бар?

[15] Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар?

[16] Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын, йөриячәкмен, Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр».

[17] «Шуңа күрә араларыннан чыгыгыз һәм алардан аерылыгыз, – ди Раббы, – нәҗес нәрсәгә кагылмагыз, һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен».

[18] «Сезгә Ата булырмын, ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».

Паулдан көринтлеләргә икенче хат — Chapters