[1] Безгә үзебезне алдыгызда яңадан мактаргамы? Кайберәүләр өчен кирәк булгандай, сезгә яки сездән безгә киңәш хатлары кирәкме?
[2] Сез үзегез – күңелләребезгә язылган, бөтен кеше белгән һәм укыган хатыбыз.
[3] Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтеп торасыз. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән таш такталарга да түгел, ә кеше күңеленә язылган.
[4] Мәсих аша Аллаһы каршында менә шундый ышанычыбыз бар.
[5] Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: сәләтебез Аллаһыдан килә.
[6] Ул безгә яңа килешү хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән. Язылган Канун исә үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
[7] Ташларга чокып язылган, үлем алып килгән хезмәт шулай данын балкытып килгән ки, исраилиләр Мусаның нур чәчкән йөзенә, хәтта аның балкыган даны югалып барса да, карый алмаганнар.
[8] Ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак булмасмы?!
[9] Кешене хөкемгә алып килүче хезмәт дан белән балкып тора икән, хаклыкка китерүче хезмәтнең балкышы тагын да көчлерәк.
[10] Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да балкыбрак торган башка нәрсә бар.
[11] Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да балкыбрак торыр.
[12] Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез.
[13] Исраилиләр югала барган дан балкышына карамасыннар өчен, йөзенә бөркәнчек япкан Мусадай түгел без.
[14] Әмма акыллары томаланган, чөнки иске килешүне укыганда, шундый ук бөркәнчек бүгенгә кадәр аларның күңелләрендә кала. Ул бөркәнчек Мәсих аркылы гына алып ташлана.
[15] Бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, күңелләрендә бөркәнчек ята.
[16] Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткән чакта, бу бөркәнчек алына.
[17] Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык бар.
[18] Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббының балкыган данын көзгедәй чагылдырабыз. Без балкыган данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Раббыга охшаганнан-охшый барабыз. Моны Раббы эшли, ә Раббы ул – Рух.