[1] Аллаһының мәрхәмәте аша безгә шундый хезмәте тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез.
[2] Әмма хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хөкеменә тәкъдим итәбез.
[3] Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен генә яшерелгәндер.
[4] Бу дөньяның илаһы әлеге имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең балкып торган данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрмиләр. Мәсих исә – Аллаһының чагылышы.
[5] Без бит үзебезне түгел, Гайсә Мәсихне Хаким итеп игълан итәбез, ә Гайсә хакына без – хезмәтчеләрегез генә.
[6] «Караңгылыктан яктылык сибелсен», – дип, Аллаһы күңелләребезне яктыртты. Шулай Гайсә Мәсих йөзендә балкый торган Аллаһы даны безгә билгеле булды.
[7] Без – бу хәзинәне саклаган балчык савытлар гына. Шуның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә.
[8] Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез. Без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез.
[9] Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый. Безне бәреп төшерәләр, әмма һәлак булмыйбыз.
[10] Гайсәнең тормышы да бездә күренсен өчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йөртәбез.
[11] Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, әле яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез.
[12] Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә.
[13] Изге язмада: «Мин иман иттем, шуңа күрә сөйләдем», – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез һәм шуңа күрә сөйлибез.
[14] Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Аның белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез бит.
[15] Боларның һәммәсе дә сезнең хакка эшләнә. Шулай Аллаһының мәрхәмәте, тагын да күбрәк кешеләргә таралып, Аллаһы данына тагын да күбрәк шөкер итү алып килер.
[16] Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә көннән-көн яңара бара.
[17] Кыска вакытлы җиңелчә әлеге газап чигүебез безнең өчен бик күркәм мәңгелек яшәеш китерә.
[18] Без бит күренгәнгә түгел, күренмәгәнгә карашыбызны юнәлтәбез, чөнки күренгән нәрсә вакытлыча гына, ә күренмәгәне – мәңгелек.