[1] Тирә-ягыбызда шаһитлар шулкадәр күп, шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны алып ташлыйк һәм алдыбыздагы ярыш юлын чыдамлык белән йөгереп үтик.
[2] Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән – күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.
[3] Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз. Бу – күңелегезне төшермәс һәм туктап калмас өчен ярдәм итәр.
[4] Сезнең әле гөнаһка каршы көрәштә кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады.
[5] Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, сезгә: «Углым, Раббың тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебеңне күрсәткәндә, күңелеңне төшермә.
[6] Раббы Үзе яраткан кешеләрне тәрбияли һәм углы итеп кабул иткән һәр кешегә җәза бирә», – дип әйтелгән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз.
[7] Газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаһы сезгә Үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни?
[8] Әгәр дә һәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез – чын угыллар түгел, ә җилдән туган балалар.
[9] Моннан тыш һәммәбезнең дә җирдә тәрбия биргән аталарыбыз булып, аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызның Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Бу безгә яшәү бирә бит!
[10] Аталарыбыз безне берникадәр вакыт дәвамында үзләре иң яхшы дип тапкан чаралар белән тәрбияләделәр, ләкин Аллаһы, Үз изгелегенә катнаша алсыннар дип, безнең мәнфәгатьне кайгыртып тәрбияли.
[11] Һәр тәрбия үз вакытында шатлык булып тоелмый, ә күңелсезлек китерүче булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә.
[12] Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, көчсез тезләрегезне ныгытыгыз.
[13] Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, савыксын өчен, туры юлдан йөрегез.
[14] Барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, изге булып яшәмәгән кеше Раббыны күрмәячәк.
[15] Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын, ачы тамырлы шытым үсеп чыккан сыман, беркем дә сезгә зыян китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен.
[16] Карагыз аны, беркем дә җенси йөгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш өчен, олы угыл хокукларын саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен.
[17] Белгәнегезчә, соңыннан Эсау фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган.
[18] Сез кагылырга мөмкин булган, дөрләп янган Синай тавына, караңгылыкка да, давылга да килмәдегез.
[19] Быргы тавышына да, сөйләп торучының тавышына да килмәдегез. Сөйләүче шундый сүзләр әйткән, сүзләрен ишеткәннәр башка сөйләмәвен үтенгәннәр.
[20] Алар: «Бу тауга хәтта хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле» дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар.
[21] Бу күренеш шундый куркыныч булган ки, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән.
[22] Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез.
[23] Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туганнар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хөкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнең рухлары янына килдегез.
[24] Сез яңа килешүне Урнаштыручы Гайсә хозурына һәм Һабил каныннан яхшырак нәрсәләрне сөйләүче сибелгән каны янына килдегез.
[25] Карагыз аны, үзегезгә Сөйләүчене кире какмагыз. Җирдә сөйләгән чагында кешеләр Аны тыңлаудан баш тартканнары өчен җәзасыз калмаган икән, күкләрдән кисәткәндә, Аңардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз.
[26] Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкеткән, Ул хәзер: «Мин җирне тагын бер тапкыр тетрәтермен, җирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә.
[27] «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: селкетеп булмый торган нәрсәләр генә калсын өчен, селкетеп була торган, ягъни, бар ителгән һәр нәрсә урыныннан күчерелер.
[28] Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк һәм Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып, Аңа табыныйк,
[29] чөнки безнең Аллабыз – яндырып юк итә торган ут.