Skip to content
Opens in a new window

[1] Канун – буласы яхшы нәрсәләрнең төгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә, ул, елдан ел бертөрле корбаннар китерелеп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый.

[2] Әгәр дә Канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип инде хис итмәсләр иде.

[3] Әмма ләкин корбаннар ел саен гөнаһ турында искә төшереп тора,

[4] чөнки үгез каны белән кәҗә каны кешенең гөнаһын бетерә алмый.

[5] Шуңа күрә, дөньяга килгәч, Мәсих: «Син корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең, ләкин Минем өчен тән әзерләдең, – диде. –

[6] Сине яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде.

[7] Шунда: „Менә Мин. Минем хакта кулъязма төргәгендә язылганча, йа Аллаһы, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ – дидем».

[8] Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндыру корбаннарын да, гөнаһ йолу корбаннарын да теләмәдең, алар Сине сөендермәде», – ди. Аларны бит Канун таләбе буенча китерәләр.

[9] Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Ул, искесен гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә.

[10] Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча, без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер тапкыр һәм мәңгелеккә корбан итүе белән изгеләндерелдек.

[11] Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бертөрле корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гөнаһлардан арындыра алмый.

[12] Ләкин Мәсих, гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган корбанны бердәнбер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды.

[13] Шул вакыттан алып Ул дошманнарын Үз аягы астына баскыч басмасы итеп түндерүен көтә,

[14] чөнки Ул изге ителүчеләрне мәңгегә бердәнбер корбан белән камил кылды.

[15] Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Ул болай ди:

[16] «Ул көннәрдән соң алар белән төзесе килешүем шушы, – ди Раббы. – Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын, зиһеннәренә язып куярмын».

[17] Аннары Ул болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен инде беркайчан да искә алмам».

[18] Гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк.

[19] Шулай итеп, имандашлар, Гайсә каны белән Иң изге бүлмәгә ышаныч белән керә алабыз,

[20] Ул безгә яңа вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза.

[21] Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар,

[22] шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребезне гөнаһлы вөҗданнан пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып, Аллаһыга якынайыйк.

[23] Үзебез өметне танып, аңа нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә биргән Зат ышанычлы.

[24] Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик.

[25] Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз.

[26] Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан инде бернинди корбан да йолып ала алмас.

[27] Ә ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһының дошманнарын яндырачак, ярсу утны куркынып көтеп торасы гына кала.

[28] Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә өч шаһит күрсәтүе нигезендә, һич кызганусыз үлемгә дучар ителә.

[29] Алай булгач, Аллаһы Углын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше сезнеңчә ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соң?

[30] «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен» дигән һәм: «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк», – дип Әйтүчене беләбез.

[31] Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч эш!

[32] Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы көрәштә бирешмәдегез.

[33] Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр белән иңгә иң басып тордыгыз.

[34] Тоткынлыктагы кешеләр белән бергә кайгырдыгыз, милкегездән мәхрүм иткәндә, сез сөендегез дә, чөнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез.

[35] Шуңа күрә кыю булудан туктамагыз, моның әҗере зур булачак.

[36] Аллаһы ихтыярын үтәп, Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә чыдамлык кирәк.

[37] Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, киләсе Зат киләчәк, Ул тоткарланмас.

[38] Тәкъва кешемне иманы яшәтәчәк, ләкин әгәр чигенсә, ул Миңа яраклы булмаячак».

[39] Ләкин без чигенеп, һәлак булучылардан түгел, без иман итәбез һәм коткарылачакбыз.

Гыйбриләргә хат — Chapters