Skip to content
Opens in a new window

[1] Изге имандашлар, сез дә күкләр тарафыннан чакырылгансыз, шуңа күрә Гайсә – тоткан иманыбызның Рәсүле һәм Олуг Рухание турында җентекләп уйлагыз.

[2] Муса Аллаһы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Гайсә дә Үзен сайлап куйган Аллаһыга тугры булды.

[3] Йорт төзүчегә йортның үзенә караганда күбрәк хөрмәт күрсәтелгәндәй, Гайсә Мусага караганда олырак хөрмәткә лаек дип саналды.

[4] Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган.

[5] Муса, чыннан да, Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә тугры хезмәтче иде һәм моның белән Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһит булды.

[6] Мәсих исә, Угыл буларак, Аллаһы йорты белән тугрылыклы идарә итә. Ә Аның йорты – без, тик кыюлыкны вә өметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакларга кирәк.

[7] Шулай икән, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,

[8] чүлдә булган сынау көнендә Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз,

[9] кырык ел буена эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып, анда ата-бабаларыгыз Мине сынадылар.

[10] Шуңа күрә бу буын кешеләренә ачуым чыкты һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.

[11] Шуның өчен, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да тыныч-имин урыныма кермәячәк“, – дип ант иттем».

[12] Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тартырлык, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын.

[13] Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, берегез дә гөнаһка алданып киреләнмәсен өчен, бер-берегезне һәр көнне дәртләндереп торыгыз.

[14] Без – Мәсихнеке булганны Аның Үзе белән уртаклашучылар, тик безгә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызда нык торырга кирәк.

[15] Изге язмада әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз».

[16] Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыкканнарның һәммәсе түгел идемени алар?

[17] Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме?

[18] Алар тыныч-имин урыныма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаганнар хакында түгелмени?

[19] Шулай итеп, ышанмаулары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына аларның керә алмаганын күрәбез.

Гыйбриләргә хат — Chapters