[1] Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде.
[2] Изге йорт итеп чатыр корылды, аның алгы өлешендә шәмдәл һәм өстәл урнаштырылды, икмәкләр куелды. Бу өлешне «Изге бүлмә» дип атадылар.
[3] Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге бүлмә» дип аталган өлеше бар иде.
[4] Анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәх һәм алтын белән капланган Килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм килешүнең таш такталары урнаштырылган иде.
[5] Ә сандык өстенә Аллаһы данын чагылдырган күктәге канатлы затларның сыннары куелган иде. Аларның канатларыннан төшкән күләгә гөнаһларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер һәммәсен дә җентекләп сөйләп тормыйбыз.
[6] Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Руханилар һәркөн чатырның алгы өлешенә гыйбадәт кылу хезмәтен башкару өчен керәләр.
[7] Ә икенче өлешкә олуг рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе өчен дә, халык белмичә кылган гөнаһлар өчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә.
[8] Шуның белән Изге Рух, әле чатырның алгы өлеше булганда, Иң изге бүлмәгә юлның әлегә ачык булмавын күрсәтә.
[9] Моның бүгенге көн өчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучының вөҗданы сафлана алмый.
[10] Боларда ашау-эчү, төрле юыну йолалары гына күздә тотыла. Бу кагыйдәләр бары тик тышкы якны күздә тоталар, һәм алар, яңа тәртип урнаштырылганчы гына, үз көчендә була.
[11] Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Олуг Рухание булып килде. Ул кеше кулы салмаган һәм бу фани дөньяныкы булмаган бөегрәк вә камилрәк чатыр аркылы керде.
[12] Иң изге бүлмәгә Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер тапкыр һәм мәңгелеккә Үз каны белән кереп, кешеләргә мәңгелек котылу алды.
[13] Әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау көле, нәҗесләнгәннәр өстенә сибелеп, тәнне йола буенча пакьләндерә икән,
[14] Мәсих каны чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк пакьләндерер бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үз-Үзен, кимчелексез корбан итеп, Аллаһыга тапшырды, һәм, безнең тере Аллаһыга хезмәт итүебез өчен, Аның каны вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән пакьләндерер.
[15] Шуңа күрә Мәсих, беренче килешү вакытында кылынган гөнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар дип, яңа килешүнең арадашчысы булды.
[16] Васыять тә ниндидер рәвештә килешү булып тора. Аны язган кешенең үлгәнен исбатларга кирәк,
[17] чөнки васыять, язган кеше үлгәч кенә, көченә керә. Аны язган кеше исән чагында, васыять бернинди дә көчкә ия булмый.
[18] Шуның өчен беренче килешү дә каннан башка гамәлгә керә алмады.
[19] Муса Канун күрсәтмәләренең барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә һүссөп чыбыклары ярдәмендә бозау, кәҗә каны белән суны бар халыкка һәм Канун язылган төргәкнең үзенә сибеп чыккан.
[20] Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – дип әйткән.
[21] Ул шулай ук чатырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыккан.
[22] Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.
[23] Күктәге үрнәк буенча җирдә төзелгән нәрсәләр шул рәвешле пакьләндерелергә тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән чистартуны таләп итә.
[24] Мәсих кеше кулы белән төзелгән һәм чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган җирдәге Изге йортка кермәде. Безнең өчен Аллаһы алдына басам дип, Ул күкнең үзенә керде.
[25] Ул, олуг рухани һәр елны Иң изге бүлмәгә чит кан алып кергәндәй, Үзен кабат-кабат корбан итәр өчен кермәде.
[26] Әгәр дә шулай булса, Мәсих дөнья яратылганнан бирле кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гөнаһны бетерер өчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде.
[27] Һәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хөкем алдына басарга язган.
[28] Шулай итеп, Мәсих тә, күпләгән кешенең гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен, бер мәртәбә корбан ителде. Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде гөнаһларны йолу өчен түгел, ә Үзен көтеп торучыларны коткару өчен киләчәк.