Skip to content
Opens in a new window

[1] Һәр олуг рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга халык вәкиле буларак хезмәт итү өчен куела. Ул кешеләрнең гөнаһлары өчен Аллаһыга бүләк вә корбаннар китерергә тиеш.

[2] Андый олуг рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чөнки ул үзе дә көчсез бер бәндә генәдер.

[3] Шуңа күрә ул үз гөнаһлары өчен дә, халык гөнаһлары өчен дә корбан китерергә тиеш.

[4] Мондый хөрмәтле бурычны кеше үз өстенә үзе йөкли алмый. Ул, үз вакытында Һарун чакырылган кебек, бу хезмәткә Аллаһы тарафыннан сайлап куела.

[5] Шулай итеп, Олуг Рухани булу хөрмәтен Мәсих тә Үз өстенә Үзе алмады, киресенчә, аны: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйткән Аллаһы бирде.

[6] Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаһы: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың», – диде.

[7] Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште.

[8] Аллаһы Углы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде һәм,

[9] камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә тыңлаучан булган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагы булды.

[10] Ул, Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Аллаһы тарафыннан шундый Олуг Рухани итеп билгеләнде.

[11] Бу хакта без сезгә күп сөйли алган булыр идек, ләкин аңлатуы кыен, чөнки сез сөйләгәнне бик авыр аңлый башладыгыз.

[12] Узган вакытка карасак, сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сөт кирәк.

[13] Сөт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый, чөнки ул сабый булып кала бирә.

[14] Каты азык исә өлкәннәр өчен: алар тормыш тәҗрибәсе аша үз хисләрен буйсындырганнар һәм яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгәннәр.

Гыйбриләргә хат — Chapters