[1] Сезгә сөйләгәннәребездә иң мөһиме – күктә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы Олуг Руханиебыз бар.
[2] Ул кешеләр түгел, ә Раббы Үзе корган Изге йортта – чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә.
[3] Һәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү өчен билгеләнә. Шуңа күрә Олуг Руханиебызның да корбан итеп китерә алырлык берәр нәрсәсе булырга тиеш.
[4] Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чөнки монда Муса кануны буенча корбан китерүчеләр бар инде.
[5] Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп төзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать чагылышы һәм күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан Аллаһы тарафыннан кисәтеп куелган: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә».
[6] Беренче килешүгә караганда Гайсә арадашчы булган килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән югарырак. Яңа килешү әйбәтрәк, чөнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.
[7] Беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде.
[8] Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.
[9] Бу килешү аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас. Алар килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм алардан йөз чөердем, – ди Раббы. –
[10] Исраил халкы белән ул көннәрдән соң төзесе килешүем шушы, – ди Раббы – Үз кануннарымны зиһеннәренә салырмын, күңелләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булачак.
[11] Инде беркем дә икенче берәүне яисә туганын: „Раббыны танып бел“, – дип өйрәтмәячәк. Мине кечесеннән алып олысына кадәр һәммәсе беләчәк.
[12] Мин явыз эшләрен кичерермен, кылган гөнаһларын инде беркайчан да искә алмам».
[13] Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, беренчесенең искереп киткәнлеген күрсәтте, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән нәрсә тиздән юкка чыгар.