[1] Бу Мәлик-Садыйк – Шалим патшасы һәм Аллаһы Тәгаләнең рухание булган. Ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраһимны очратып, аңа фатихасын бирә.
[2] Ибраһим аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен бирә. Беренчедән, «Мәлик-Садыйк» дигән исем «хаклык патшасы» дигәнне аңлата, икенчедән, ул – Шалим патшасы да, ягъни «иминлек патшасы».
[3] Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә билгесез, нәсел җебе юк. Гомеренең башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул Аллаһы Углына охшаш мәңге рухани булып кала.
[4] Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен биргән.
[5] Руханилык хезмәтен алган Леви нәселе кешеләре Канун буенча халыктан, ягъни үзләренең туганнарыннан, алар да Ибраһим нәселеннән булуларына карамастан, гошер алырга тиеш.
[6] Рухани Мәлик-Садыйк исә Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының гошерен кабул итеп алган һәм аңа – Аллаһының вәгъдәләрен алган затка фатихасын биргән.
[7] Һичшиксез, түбәнрәк үзеннән өстенрәк кеше тарафыннан фатиха кабул итеп ала.
[8] Беренче очракта табышның гошерен үләсе кешеләр җыя, ә икенче очракта уннан бер өлешен, Изге язма шаһитлык иткәнчә, исән кеше ала.
[9] Гошер алучы Леви үзе дә Мәлик-Садыйкка табышының уннан бер өлешен биргән, дип әйтергә була,
[10] чөнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенең ата-бабасы Ибраһимның тәнендә була.
[11] Левиләрнең руханилыгы (Муса кануны исә руханилык нигезендә бирелгән булган) аша камиллеккә ирешеп булса, Һарунга түгел, Мәлик-Садыйкка охшаш икенче Руханига ихтыяҗ булыр идеме?
[12] Шулай икән, руханилык үзгәрсә, Канун да үзгәрергә тиеш.
[13] Ә без сөйләгән Зат икенче бер ыругтан, ул ыругтан беркем дә мәзбәх янында хезмәт итми.
[14] Хакимебезнең Яһүдә ыругыннан булуы билгеле бит, ә Муса, руханилар турында сөйләгәндә, бу ыруг турында берни дә әйтмәгән.
[15] Моның шулай икәнлеге Мәлик-Садыйкка охшаш яңа Рухани килгәч, тагын да ачыграк, аңлаешлырак була.
[16] Ул кешенең нәселенә кагылышлы Канун әмере нигезендә түгел, ә мәңге бетми торган яшәү көче буенча Рухани булды.
[17] Аның хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың», – диелгән.
[18] Көчсез вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге Канун әмере үз көчен югалтты.
[19] Муса кануны бернәрсәне дә камилләштермәде, ә аның урынына безгә зуррак бер өмет бирелде, ул өмет аркылы без Аллаһыга якынлаша алабыз.
[20] Өстәвенә, бу Затның Рухани итеп билгеләнүе ант белән расланды. Калганнары рухани хезмәтен антсыз кабул итеп алды,
[21] ләкин Монысы исә Аллаһының анты аркылы, ягъни Аллаһы Аңа: «Раббы ант итте, Үз сүзеннән Ул кайтмаячак: „Син – мәңгегә рухани!“» – дигәндә Рухани булды.
[22] Шулай итеп, Аллаһы төзегән элеккесеннән дә яхшырак килешүнең ышанычлысы Гайсә булды.
[23] Тагын башка руханилар күп булган, алар хезмәтләрен үлүләре аркасында дәвам итә алмаганнар.
[24] Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да үзгәрешсез,
[25] шуңа күрә дә Ул Үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Ул, Аллаһыга даими мөрәҗәгать итеп, алар турында ялвару өчен яши.
[26] Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә инде: Ул изге, гаепсез, саф, гөнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән.
[27] Ул, бүтән олуг руханилар сыман, көн саен башта Үзенең гөнаһлары, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен бер тапкыр һәм мәңгелек корбан итеп китерде.
[28] Муса кануны олуг рухани итеп зәгыйфь кешеләрне билгели, ә Кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Углы Олуг Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат.