[1] Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп төрле сөйләде.
[2] Шушы соңгы көннәрдә Ул безгә Углы аша сөйләде. Аллаһы Углын бөтен нәрсәнең варисы итеп куйган һәм галәмне Аның аша барлыкка китергән иде.
[3] Углы – Аллаһының данын чәчкән яктылык вә Аллаһы асылының төп-төгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гөнаһларыннан пакьләндергәч, Ул күкләрдә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.
[4] Аның алган исеме фәрештәләрнекеннән никадәр данлырак булса, Ул Үзе дә алардан шулкадәр өстенрәк торыр.
[5] Фәрештәләрнең берәрсенә кайчан да булса: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйткәнме Аллаһы? Тагын фәрештәләрнең кайсы турында да булса: «Мин – Аның Атасы булырмын, ә Ул Минем Углым булачак», – дип әйткәнме Аллаһы?
[6] Янә дөньяга Үзенең беренче Углын китергәндә, Аллаһы: «Барлык Аллаһы фәрештәләре Аңа табынсын», – ди.
[7] Фәрештәләр турында Аллаһы: «Аллаһы Үзенең фәрештәләрен җилләр итә, хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», – ди.
[8] Углы турында исә: «Йа Аллам, тәхетең мәңгелектер, патшалык таягың – гаделлек таягы ул, – ди. –
[9] Сөекледер Сиңа тәкъвалык, нәфрәтледер Сиңа яманлык. Шуңа күрә Аллаһы, Синең Аллаң, ишләрең арасыннан Сине өстен куйды – сөенеч мае белән майлады».
[10] Аллаһы тагын болай ди: «Йа Раббым, һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
[11] Алар бетәчәк, ә Син мәңге булачаксың. Алар һәммәсе дә кием-салым кебек тузып бетәчәк.
[12] Син аларны өс киемедәй төреп алачаксың, алар киемдәй алыштырылачак, әмма Син үзгәрешсез калачаксың, гомер елларың беркайчан бетмәячәк».
[13] Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр», – дигәнмени?
[14] Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?