Skip to content
Opens in a new window

[1] Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук йортыңда җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә, имандашыбыз Апфия ханым һәм көрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына зинданда утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутәйдән сәлам.

[3] Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

[4] Филимун, догаларымда сине искә төшергәндә, һәрвакыт Аллама рәхмәт укыйм,

[5] чөнки Хакимебез Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында еш ишетәм.

[6] Безнең өчен уртак иманыбыз сине Мәсихтә без ия булган бар яхшылыкны тагын да тирәнрәк аңлауга китерсен дип дога кылам.

[7] Имандашым, мәхәббәтең миңа олы шатлык һәм зур юаныч булды, чөнки синең аша иман итүчеләрнең күңелләре тынычланды.

[8] Мәсихтә рухи кардәшең буларак бурычыңны үтәүне таләп итәргә хакым булса да,

[9] башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм Аңа иман итүем өчен хәзер зинданда утыручы тоткын – мәхәббәткә таянып, сиңа үтенеч белән мөрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.

[10] Тоткынлыкта мин рухи атасы булган углым Онисим хакына сиңа мөрәҗәгать итәм.

[11] Элек ул сиңа файдасыз иде, хәзер исә синең өчен дә, минем өчен дә файдалы.

[12] Аны, йөрәгемнән өзеп, кире синең янга җибәрәм.

[13] Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул, сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миңа ярдәм итәр иде.

[14] Әмма ризалыгыңнан башка бернәрсә дә эшлисем килмәде: игелекле эшең ирексезләп кушканга түгел, ә ихтыяри булсын.

[15] Ул яныңда бөтенләйгә калсын өчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал.

[16] Хәзер ул кол кебек түгел, бәлки колга караганда да яхшырак – кадерле туганыңдай яныңда калыр иде. Мин аны бик яратам, әмма ул кеше буларак та, Хаким Гайсә иярчене буларак та синең өчен тагын да кадерлерәк.

[17] Шулай булгач, әгәр мине дус күрсәң, мине кабул иткәндәй, аны да якты чырай белән каршы ал.

[18] Ул сиңа ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана.

[19] Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләячәкмен. Инде үзеңнең дә тормышың белән миңа бурычлы булуыңны әйтеп тормыйм.

[20] Әйе, имандашым, Хакимебез хакына миңа яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күңелемне күтәр.

[21] Бу үтенечемне кире какмасыңа ышанып язам һәм сораганымнан күбрәк тә эшләячәгеңне беләм.

[22] Шулай ук минем өчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чөнки догаларыгызга җавап булып, сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм.

[23] Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк тә сине сәламли.

[25] Хакимибез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын.