Skip to content
Opens in a new window

[1] Сөләйман Раббы йортын, патша сараен һәм җаны теләгән һәммә нәрсәне төзеп бетергәннән соң,

[2] аңа, Гибгондагы сыман, икенче кат Раббы күренде.

[3] – Синең догаларың вә гозерләрең Миңа килеп иреште, – диде Ул. – Минем исемем мәңге шунда саклансын өчен, син салдырган әлеге йортны Мин изгеләштердем; Минем күзләрем һәм йөрәгем мәңге шунда булыр.

[4] Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, саф күңел вә намус белән Минем юлдан йөрсәң, һәммәсен Мин кушканча гамәл кылсаң, кагыйдә вә карар-кануннарымны үтәп барсаң,

[5] Мин: «Исраил тәхетендә гел синең гаилә угыллары утырыр», – дип, атаң Давытка биргән вәгъдәмә туры калган хәлдә, синең патша тәхетен Исраил җирендә мәңгелек кылырмын.

[6] Әгәр дә сез вә сезнең угылларыгыз, Миннән йөз чөереп, Мин сезгә биргән боерык вә кануннарны санламыйча, башка илаһларга табына, аларга гыйбадәт кыла башласагыз,

[7] Үзем биргән җирдән Исраил халкын юк итәрмен, Минем исемгә багышланып, Мин изгеләштергән йорттан ваз кичәрмен; һәм барча халыклар Исраилне гыйбрәт итеп, көлеп искә ала торган булырлар.

[8] Әлеге биек йорт яныннан узып баручы һәммә кеше, коты алынып: «Бу җиргә, бу йортка Раббы ни өчен моны эшләде икән?» – дип сызгырып куяр.

[9] Һәм әлеге кешеләргә: «Ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаларыннан йөз чөереп башка илаһларга иман китергән, шуларга табына һәм гыйбадәт кыла башлаганнары өчен, Раббы алар өстенә шушы бәла-казаларны җибәрде», – дип җавап бирерләр.

[10] Раббы йортын вә патша сараен – шушы ике йортны төзүгә Сөләйман егерме елын сарыф итте.

[11] Үзенә кирәк кадәр эрбет һәм кипарис агачы, алтын китергән өчен, Сөләйман патша Сур патшасы Хирамга Гәлиләя җиреннән үзенең егерме шәһәрен бүлеп бирде.

[12] Ләкин, Сөләйман биргән шәһәрләрне карарга дип, Сур җиреннән килгән Хирамга әлеге калалар ошамады.

[13] – Нинди шәһәрләр бирдең син миңа, туганым? – диде ул. Шуңа күрә ул әлеге җирләргә Кәбүл дип исем кушты; алар бүгенге көндә дә шушы исемне йөртә.

[14] Шуннан Хирам Сөләйман патшага йөз егерме талант алтын җибәрде.

[15] Сөләйман патша, мәҗбүри рәвештә эшләүчеләрне җигеп, Раббы йортын, патша сараен, Хатсор вә Мегиддо һәм дә Газер шәһәрләрен төзеп, Иерусалимдәге Милло кирмәнен вә диварны төзекләндерде.

[16] (Мисыр патшасы, ягъни фиргавен, һөҗүм итеп, Газер шәһәрен яулап алды да, шәһәргә ут салып, анда яшәүче кәнганиләрне кырып бетерде. Аннары шәһәрне үзенең кызы – Сөләйманның хатынына бүләк итеп бирде.)

[17] Сөләйман, Газер шәһәрен кабат тергезеп, Түбән Бәйт-Хорунда һәм үз җирендә, чүлдә, Багалат белән Тадмор шәһәрләрен,

[19] шулай ук азык-төлек саклар, сугыш арбалары тотар, атлар асрар өчен, шәһәрләр салды – Иерусалимдә, Ливанда һәм үзе идарә иткән бөтен җирләрдә үзе теләгән һәммә нәрсәне шулай төзеп бетерде.

[20] Исраилиләр кырып бетерә алмаган һәм алар арасында яшәп калган, Исраил нәселеннән булмаган халыкларны – амори, хитти, фәризи, хивви һәм явүсиләр токымын – Сөләйман мәҗбүр эшчеләр итте, һәм бу хәл бүгенге көндә дә дәвам итә.

[22] Исраилиләрне исә Сөләйман колга әйләндермәде: алар аның сугышчылары, хезмәтчеләре, дәрәҗәле түрәләре, гаскәр башлыклары, сугыш арбаларында һәм атлы гаскәрендә яубашлары булды.

[23] Сөләйманның эшләре белән биш йөз илле түрә идарә итте, алар Сөләйманга эшләүче халык өстеннән башлык иде.

[24] Фиргавеннең кызы, Давыт шәһәреннән күченеп, Сөләйман аның өчен махсус төзегән йортта яши башлаганнан соң, Сөләйман Милло кирмәнен төзекләндерде.

[25] Раббы өчен салынган мәзбәхтә Сөләйман елына өч тапкыр тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерде, Раббы каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтте. Шулай итеп, Аллаһы йортын төзү төгәлләнде.

[26] Сөләйман патша шулай ук Эдом җирендә, Камышлы диңгез буенда, Элат янындагы Эсион-Гебердә кораблар төзеде.

[27] Хирам диңгез эшен белүче хезмәтчеләрен Сөләйман кешеләре белән бергә корабларда җибәрде,

[28] һәм алар, Офир тарафына юл алып, Сөләйман патшага дүрт йөз егерме талант алтын алып кайтып бирделәр.

Патшалар (өченче китап) — Chapters