Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулвакыт Яробамның углы Абия авырып китте дә,

[2] Яробам үзенең хатынына болай диде: – Бар, Яробам хатыны икәнеңне танымасыннар өчен, өс-башыңны алыштыр да Шилоһка кит. Анда Ахия атлы бер пәйгамбәр бар; шушы халыкның патшасы буласымны миңа ул әйткән иде.

[3] Үзең белән ун ипи, көлчә һәм бер чүлмәк бал ал да аның янына бар; ул сиңа угыл белән нәрсә буласын әйтеп бирер.

[4] Яробам хатыны нәкъ ире кушканча эшләде: җыенып Шилоһка, Ахия йортына юнәлде. Ахия инде күрми, чөнки картаюдан аның күзләре сукырайган иде.

[5] Әмма Ахиягә Раббы: – Әнә, углы хакында сорашыр өчен, синең янга Яробам хатыны килә, чөнки аның углы авырып киткән. Аңа Минем сүзләремне җиткерерсең. Ул үз киеменнән килми, – дип, алдан хәбәр итеп куйган иде.

[6] Ишектән кергән хатынның аяк тавышын ишетүгә Ахия: – Бире уз, Яробам хатыны. Нәрсәгә дип сиңа өс-башыңны алыштырырга иде?! – диде. – Миндә синең өчен начар хәбәрләр бар.

[7] Бар, Яробамга әйт, Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, халык арасыннан аерып алып, Үземнең халкым Исраилнең хакиме итеп куярга ихтыяр кылдым.

[8] Патшалыкны, Давыт йортыннан тартып алып, сиңа тапшырдым, ә син колым Давыт сыман булып чыкмадың. Ул, Минем боерыкларны үтәп, ихлас күңелдән минем юлдан барып, Минем күз алдында дөрес гамәлләр кылды;

[9] син исә үзеңә кадәр булганнарның барчасына караганда да явызрак булып чыктың, ачуымны чыгарыр өчен, үзеңә башка илаһлар, башка сыннар койдырдың, Миннән йөз чөердең.

[10] Шуның өчен Мин йортыңны бәлагә дучар итәчәкмен: Яробам йортындагы һәммә ир-ат затын (тоткынлыкта яисә иректә булуына карамастан) кырып чыгачакмын, тиресне беткәнче яндырган сыман, Яробам йортын да шулай яндырып бетерәчәкмен.

[11] Әҗәлен шәһәр җирендә тапкан яробамларны этләр ботарлап ташлаячак, басу-кырда үлеп калганын күк кошлары чукып бетерәчәк». Раббы әнә шулай ди.

[12] Сүзен дәвам итеп Ахия: – Син үзең исә тор да өеңә әйләнеп кайт, – диде. – Калага аяк басуыңа, балаң дөнья куяр.

[13] Бөтен Исраил халкы елап-сыктап аны җир куенына тапшырыр; Яробам йортыннан бары ул гына гүргә иңдерелер, чөнки Яробам йортыннан бары ул гына Исраилнең Раббы Алласы күңеленә ярый алды.

[14] Шуннан соң Раббы Исраил өстеннән Үзенә икенче берәүне патшалыкка ихтыяр кылыр, һәм ул патша шул көнне үк Яробам йортын тар-мар китерер; һәм болар барысы хәзер үк тормышка ашар.

[15] Раббы Исраилне җәзага тартыр, һәм ул агымсуда чайкалып торган камыш сыман булыр. Алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куеп, Раббының ачуын кузгаткан Исраил халкын Ул аларның ата-бабаларына бирелгән игелекле җирдән елганың аръягына сөрер.

[16] Шул рәвешле, Яробам үзенең гөнаһ эшләре белән Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән өчен, Раббы Исраилне дошман кулына тапшырыр.

[17] Әлеге сүзләрдән соң Яробам хатыны китәргә кузгалды. Тирсага кайтып җитеп бусаганы атлауга, баласы дөнья куйды.

[18] Баланы гүргә иңдергән чакта (Раббы Үзенең колы Ахия пәйгамбәр аша әйттергәнчә) бөтен Исраил яшь түкте.

[19] Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның ничек сугышуы, ничек патшалык итүе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[20] Яробам егерме ике ел дәвамында патшалык итте; дөнья куйганнан соң, аның урынына тәхеткә углы Надаб утырды.

[21] Сөләйман углы Рехабгам исә Яһүдәдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Үзенең исеме шунда саклансын өчен, Исраил ыруглары арасыннан Раббы сайлап алган шәһәрдә – Иерусалимдә – унҗиде ел дәвамында патшалык итте ул. Рехабгамның әнкәсе аммони Нагама иде.

[22] Яһүдә халкы, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр, гөнаһ эшләр кылып, ата-бабаларына караганда да Раббының ачуын ныграк чыгарды.

[23] Алар да үзләренә һәрбер калкулыкта, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә гыйбадәт кылу урыннары төзеделәр, изге баганалар вә алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куйдылар.

[24] Алар җирендә хәтта фәхеш ирләр дә булды, чөнки исраилиләр Раббы кудырган чит халыкларның бөтен әшәке эшләрен кабатлады.

[25] Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде

[26] һәм Раббы йортындагы, патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан бөтен алтын калканнарны да, үзе белән алып китте.

[27] Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды.

[28] Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар шул калканнарны тотып чыга иделәр һәм аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде.

[29] Рехабгам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[30] Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады.

[31] Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янына гүргә иңдерелде. Аның әнкәсе аммони Нагама иде. Аннары тәхеткә Рехабгам урынына углы Абия килде.

Патшалар (өченче китап) — Chapters