Skip to content
Opens in a new window

[1] Сур патшасы Хирам гомер бакый Давыт белән дус яшәде. Атасы Давыт урынына Сөләйманның, май сөртелеп, патша итеп билгеләнүен белгәч, аның янына ул үзенең хезмәтчеләрен юллады.

[2] Сөләйман аларга түбәндәге хәбәрне ирештерде:

[3] – Сиңа мәгълүм булганча, – диде ул, – атам Давытның дошманнарын Раббы аның аяк астына салганчы, ул, якын-тирәдәге халыклар белән сугышып торганлыктан, үзенең Раббы Алласына багышлап йорт төзи алмады.

[4] Хәзер исә Раббы Аллам миңа һәрьяклап тынычлык иңдерде: минем дошманнарым юк, шулай ук афәтләр дә янамый.

[5] Һәм менә мин Раббы Аллама багышлап йорт салдырырга ниятлим, чөнки атам Давытка Раббы: «Синең урыныңа Мин синең углыңны ихтыяр кылырмын, Миңа багышланган йортны ул төзер», – дигән булган.

[6] Димәк ки, минем өчен Ливаннан эрбет агачы кистерергә әмер бирсәң, синең хезмәтчеләр, минекеләр белән бергә эшләп, аларның хезмәте өчен мин сиңа үзең билгеләгән эш хакын түләр идем; мәгълүм булганча, бездә сидунлылар кебек оста итеп агач кисә белүче юк.

[7] Сөләйманның сүзләрен ишетеп, Хирам бик куанды: – Шушы күп санлы халык белән идарә итәр өчен, Давытка зирәк угыл җибәргән Раббы мөбарәктер! – диде ул

[8] һәм Сөләйманга: – Синең хәбәреңне мин ишеттем, эрбет һәм кипарис агачларына булган ихтыяҗыңны үтәрмен.

[9] Хезмәтчеләрем әлеге агачларны Ливаннан диңгез читенә алып чыгарлар да, саллар ясап, син билгеләгән урынга диңгез буйлап агызып китерерләр; мин шунда салларны таратырмын, һәм син бүрәнәләрне шуннан килеп алырсың. Ләкин син дә минем бер теләгемне үтә: минем йортны азык-төлек белән тәэмин ит, – дип хәбәр җибәрде.

[10] Хирам, шулай итеп, Сөләйманга кирәк күләмдә эрбет һәм кипарис агачы ташыды,

[11] Сөләйман исә Хирам йортына егерме мең кор бодай һәм егерме мең кор чип-чиста зәйтүн мае китерә торган булды. Сөләйман боларны Хирамга ел саен китерде.

[12] Раббы, алдан вәгъдә иткәнчә, Сөләйманга зирәклек иңдерде. Хирам белән Сөләйман арасында тынычлык урнашты, һәм алар үзара солых төзеделәр.

[13] Сөләйман патша, бөтен Исраил җиреннән утыз мең кешене мәҗбүри хезмәткә чакыртып,

[14] аларны унар меңләп өч төркемгә бүлде. Һәр төркем үз чиратында бер ай Ливанда эшли дә аннары ике айга өенә кайта иде. Аларның башлыклары итеп Адунирам билгеләнде.

[15] Алардан тыш Сөләйманның җитмеш мең кешесе таш ташыды, сиксән меңе тауларда таш чыгарды;

[16] эшнең барышын күзәтү һәм эшчеләргә күз-колак булу өчен, өч мең өч йөз кеше башлык итеп билгеләнде.

[17] Патша аларга Изге йортның нигезенә куярдай зур, затлы ташларны эшкәртеп алып кайтырга боерды.

[18] Сөләйман һәм Хирам хезмәтчеләре, шулай ук гәбаллылар, Изге йортны салыр өчен, агач һәм таш эшкәрттеләр.

Патшалар (өченче китап) — Chapters