Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил халкының Мисырдан чыгуына дүрт йөз сиксән ел тулып, Исраил җирендә Сөләйман хакимлегенең дүртенче елында, икенче (Зив) аенда Сөләйман Раббы йортын төзергә тотынды.

[2] Сөләйман патша Раббы өчен салдырган йортның буе – алтмыш, иңе – егерме һәм биеклеге утыз терсәк иде.

[3] Аллаһы йорты алдындагы болдырның буе егерме терсәк булып, йортның иңенә тәңгәл иде; болдыр Аллаһы йортыннан ун терсәккә алгарак чыгарып салынды.

[4] Йортның тәрәзәләрен Сөләйман тар һәм рәшәткәле итеп эшләтте.

[5] Йорт тирәли диварга янкорма төзетте – зур зал вә эчке бүлмә тирәли янкорма бүлмәләр эшләтте.

[6] Янкорманың беренче каты иңгә – биш, икенче каты – алты, өченче каты – җиде терсәккә тәңгәл иде. Янкорма диварлары Аллаһы йорты диварына орынып тормасын өчен, йортның дивары тышкы яктан чыгынтылы итеп төзелде.

[7] Аллаһы йортын төзегән чакта, таш чыккан урында эшкәртеп-шомартылган таш кына кулланылды, төзелеш барган җирдә чүкеч, балта яисә башка төр тимер корал тавышы ишетелмәде.

[8] Түбәнге каттагы бүлмәләрнең ишеге йортның көньягында иде. Әйләнмәле баскычтан икенче катка менәсе, икенчедән өченчегә күтәреләсе.

[9] Йортны төзеп бетергәч, Сөләйман аның түбәсен борыслар вә эрбет такталар белән яптырды.

[10] Шулай ук йорт тирәли урнашкан янкорма бүлмәләрне дә төзеп бетерде; һәр катның биеклеге биш терсәк булды; әлеге янкорма йортның диварына эрбет бүрәнәләр белән беркетелде.

[11] Шуннан Сөләйманга Раббы сүзе иңде:

[12] – Син шушы йортны төзегән өчен, – диде аңа Раббы, – әгәр кагыйдәләрем буенча яшәп, кануннарымны төгәл үтәсәң, Мин кушканнарны санлап, шулар буенча гамәл кылсаң, синең хакта атаң Давытка биргән вәгъдәмне үтәрмен:

[13] исраилиләр арасында яшәп, Үземнең халкым Исраилне һичкайчан ташламам, – диде.

[14] Шулай итеп, Сөләйман Аллаһы йортын төзеп бетерде.

[15] Аның диварларын эчке яктан идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталар белән каплады, идәненә кипаристан ярдырган сайгак җәйдерде.

[16] Йортның арткы ягында, кырыйдан егерме терсәк эчкәрәк кереп, идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталардан дивар эшләтеп, бер эчке бүлмә ясатты; әлеге бүлмә Иң изге бүлмә булды.

[17] Әнә шул бүлмә каршындагы зур зал буйга кырык терсәккә тәңгәл иде.

[18] Йорт диварына эчке яктан кадакланган эрбет такталарга ташкабак һәм үрмә гөл сурәтләре уеп эшләнде; һәммәсе эрбет белән капланып, беркайда таш әсәре күзгә чалынырлык түгел иде.

[19] Йорт эчендәге бүлмә Раббының Килешү сандыгын урнаштырыр өчен эшләнеп,

[20] аның буе – егерме, иңе – егерме, биеклеге дә егерме терсәккә тәңгәл иде; әлеге бүлмәнең эчке ягын Сөләйман патша саф алтын белән каплап, шулай ук эрбет агачыннан төзелгән мәзбәхне дә алтын белән тышлатты;

[21] аннары йорт эчен саф алтын белән каплап, алтынланган эчке бүлмәгә керә торган урында аркылыга алтын чылбыр сузды.

[22] Сөләйман бөтен йорт эчен баштанаяк алтын белән каплап чыкты, эчке бүлмә каршындагы мәзбәхне дә алтын белән тышлатты.

[23] Шуннан эчке бүлмәгә зәйтүн агачыннан ун терсәк биеклегендә ике керубим сурәте эшләтеп куйдырды.

[24] Беренче керубимнең һәр канаты бишәр терсәк булып, канатларның бер очыннан икенче очына кадәр ара җәмгысы ун терсәккә тигез иде.

[25] Керубимнең икенчесе дә ун терсәккә тәңгәл булып, аларның һәр икесе бер үлчәмдә, бер кыяфәттә һәм бер биеклектә иде; һәр керубимнең биеклеге ун терсәк булды.

[27] Шул рәвешле, Сөләйман керубимнәрне йортның эчке бүлмәсенә урнаштырды. Аларның канатлары як-якка җәелгән булып, берсенең бер канат очы бүлмәнең бер диварына, икенчесенең дә бер канат очы икенче диварга орынып тора, ә икенче канатларының очлары исә бүлмә уртасында бер-берсе белән килеп тоташа иде.

[28] Керубимнәр дә алтын белән йөгертелгән иде.

[29] Йорт диварларының барсында да – эчке һәм тышкы бүлмәләрдә керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре уелып эшләнгән.

[30] Бүлмәләрнең һәр икесендә идәннәр дә алтыннан йөгертелгән.

[31] Эчке бүлмәнең ишеге зәйтүн агачыннан эшләнеп, ишек яңаклары биш кырлы итеп уелган.

[32] Зәйтүн агачыннан эшләнгән ишекнең һәр ике ягында керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре төшерелгән булып, аларның һәммәсен алтын белән йөгерттеләр; керубимнәрне вә хөрмә агачларын алтын белән капладылар.

[33] Аллаһы йортына керә торган ишек яңакларын да дүрт кырлы итеп зәйтүн агачыннан эшләттеләр.

[34] Шулай ук кипарис агачыннан ике ишек уйдырдылар; һәр ишек күгәнгә эленгән икешәр ишекчәдән гыйбарәт иде.

[35] Әлеге ишекләрдә дә керубим, хөрмә агачы һәм үрмә гөл сурәтләре уелып, алар шоп-шома итеп алтын белән йөгертелде.

[36] Эчке ишегалдын исә өч рәте шомартылган таштан һәм бер рәте эрбет борыстан эшләнгән койма белән әйләндереп алдылар.

[37] Шулай итеп, хакимлегенең дүртенче елында, Зив аенда Сөләйман патша Раббы йортының нигезен салган иде,

[38] ә хакимлегенең унберенче елында, сигезенче (Бүл) аенда аны төзеп бетерде; Раббы йорты алдан ничек уйланган булса, нәкъ шулай салынды; аны төзүгә җиде ел вакыт китте.

Патшалар (өченче китап) — Chapters