[1] Байтак вакытлар узганнан соң, корылыкның өченче елында, Ильяска Раббы сүзе иңде: – Бар, Ахабның күзенә барып күрен, һәм Мин җиргә яңгыр җибәрермен, – диде Ул.
[2] Шуннан Ильяс Ахаб белән күрешергә китте. Бу вакытны Самареядә коточкыч ачлык хөкем сөрә иде.
[3] Ахаб патша үзенең сарай башлыгы Убадияне чакыртып китереп (әлеге Убадия Раббыдан куркып Аны хөрмәт итүчеләрдән иде. Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыя башлагач, ул, йөз пәйгамбәрне таудагы ике мәгарәгә иллешәр-иллешәр итеп яшереп, аларны шунда ашатып-эчертеп тота) аңа: – Җирдәге бөтен кизләү вә инешләрне йөреп чыгыйк, мал-туарны харап итмәс өчен, берәр җирдә атларга һәм качырларга ашатырдай үлән тапмабызмы, – диде.
[6] Шуннан алар, йөреп чыгасы җирләрне бүлешеп, Ахаб бер юлдан, Убадия икенче юлдан китеп барды.
[7] Беркөн шулай юл буйлап барган чакта, Убадиягә Ильяс килеп очрады. Убадия, аны танып алып, йөзтүбән җиргә капланды һәм: – Ильяс әфәндем, синме бу? – дип сорады.
[8] – Мин, – дип җавап бирде тегесе һәм: – Бар, әфәндеңә: «Ильяс биредә», – дип әйт, – диде.
[9] – Нинди гөнаһым бар минем?! – диде аңа Убадия. – Үтерсен дип, мин хезмәтчеңне Ахаб кулына тапшыруыңмы?!
[10] Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: хуҗам сине эзләргә җибәрмәгән бер генә патшалык та, бер генә халык та калмады инде. Синең юклыгыңны белгәч, әлеге патшалыкны вә халыкны ул: «Ильясны таба алмадык», – дип ант эчәргә мәҗбүр итә иде.
[11] Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың.
[12] Синең яннан китеп баруга Раббы Рухы сине мин белмәгән тарафларга алып китсә? Мин Ахабка хәбәр алып килеп, ул сине таба алмаса, минем җанымны алачак бит. Ә мин, синең хезмәтчең, яшьтән Раббыдан куркып Аны хөрмәт итәмен.
[13] Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыярга тотынгач, Раббының йөз пәйгамбәрен иллешәрләп тау мәгарәсенә яшерүем һәм аларны ашатып-эчертеп тотуым хакында сиңа, минем әфәндемә, мәгълүм түгелмени?!
[14] Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың. Үтерәчәк ул мине!
[15] – Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: бүген мин Ахабка күренермен! – диде Ильяс.
[16] Шуннан Убадия, Ахабны эзләп табып, аңа әлеге хәбәрне җиткерде, һәм Ахаб Ильяс белән очрашырга китте.
[17] Ильясны күрүгә Ахаб: – Исраилне бәла-казага салучы кеше синме инде ул?! – дип сорады.
[18] – Исраил бәла-казага минем аркада тарымады, син үзең һәм синең атаң йорты гаепле моңа. Багаллар артыннан ияреп, Раббы әмерен санламадыгыз, – диде Ильяс. –
[19] Ә хәзер бөтен Исраил халкын Кәрмил тавына җыеп китер. Изебел өстәленнән тукланучы дүрт йөз илле Багал пәйгамбәре һәм алиһә Аширәгә табынучы дүрт йөз пәйгамбәр дә шунда килсен.
[20] Ахаб, бөтен Исраил халкын чакыртып, пәйгамбәрләрнең барысын Кәрмил тавына җыеп китертте.
[21] Шуннан Ильяс, җыелган халык янына чыгып: – Тагын күпмегә кадәр сез ике аягыгызга да чатанлап йөрергә җыенасыз? – диде. – Әгәр Раббыны Аллаһы дип таныйсыз икән – Аңа иярегез; әгәр инде Багалны алла дип беләсез икән – аның артыннан барыгыз. Халык аңа бер кәлимә сүз катмады.
[22] Аннары Ильяс аларга болай дип әйтте: – Мин – Раббының исән калган бердәнбер пәйгамбәре. Багал пәйгамбәрләренең саны исә дүрт йөз илле кешедер.
[23] Хәзер безгә ике үгез бозау китерсеннәр; алар, бозауның берсен сайлап алып, аны кисәкләргә бүлсеннәр дә утын өстенә салсыннар, әмма учакны кабызмасыннар; мин дә, икенче бозауны әзерләп, аны утын өстенә салырмын, ләкин учакны кабызмам.
[24] Шуннан сез үзегезнең илаһыгызның исемен атарсыз, мин исә Раббы исемен чакырырмын. Безнең догалар кабул кылынганны белдереп, учакка ут салган алла – хак дөрес Алладыр. Халык аның белән килешеп: – Яхшы, шулай булсын, – дип җавап бирде.
[25] Багал пәйгамбәрләренә Ильяс: – Сезнең кешеләр күбрәк; шулай булгач, әүвәл сез бозауларның берсен сайлап алып әзерләгез дә илаһыгыз исемен атагыз, әмма учакны кабызмагыз.
[26] Шуннан болар, аларга бирелгән үгез бозауларның берсен алып, аны әзерләделәр дә: – Багал, җавап бир безгә! – дип кычкыра башладылар һәм иртәдән алып төшкә кадәр аның исемен тәкрарладылар, тик бер тавыш та, җавап та ишетелмәде. Аннары алар үзләре ясаган мәзбәх тирәли биергә тотындылар.
[27] Көн үзәкләре җиткәч, Ильяс аларга мәсхәрә белән: – Катырак кычкырыгыз, ул бит алла, бәлки, уйга талгандыр, яисә бер-бер эше бардыр, яки юлга чыккандыр, йә булмаса йокыга киткәндер; кычкырсагыз уяныр иде, – диде.
[28] Шуннан алар тагын да ныграк кычкырырга, тәннәреннән кан ага башлаганчы, гадәтләре буенча, кылыч, сөңге белән үзләренә чәнчергә тотындылар.
[29] Вакыт төштән авышты, ә алар һаман котыра-шашына бирде, һәм бу хәл, кичке корбан китерү вакыты җиткәнче, шулай дәвам итте, ләкин бернинди тавыш та, җавап та, өн дә ишетелмәде.
[30] Шулчак Ильяс бөтен халыкка: – Бире килегез, – диде. Бар халык аның тирәсенә җыелды, һәм Ильяс Раббының хәрабә хәленә килгән мәзбәхен янәдән торгызды:
[31] Раббы «Синең исемең Исраил булыр» дигән сүзләрне кабул иткән Ягъкубның унике ыругы санынча унике таш алып,
[32] шул ташлардан Раббы исеменә багышланган мәзбәхне төзеде, аның тирәли ике сеа ашлык сыешлы чокыр казыды,
[33] утынны өйде дә бозауны кисәкләп шуның өстенә урнаштырды һәм:
[34] – Дүрт чүлмәккә су тутырып алыгыз да яндырасы корбан һәм утын өстенә түгегез, – диде. Аннары: – Тагын кабатлагыз, – диде. Халык кабатлады. – Өченче тапкыр шуны ук эшләгез, – диде. Халык өченче тапкыр шуны ук кабатлады.
[35] Су, мәзбәх тирәли түгелеп, хәтта чокыр да су белән тулды.
[36] Кичке корбан китерер вакыт җиткәч, Ильяс пәйгамбәр якын килеп болай диде: – И Раббы, Ибраһим, Исхак һәм Исраил Алласы! Синең Исраил Алласы булуыңа һәм минем – Синең колыңның – боларны Синең кушуың буенча эшләвемә бөтенесе менә хәзер шушында инансыннар!
[37] И-и Раббы, шушы халык Син Раббының Аллаһы булуына инансын һәм дә Син аларның йөрәген кабат яулап алсын өчен миңа җавап бир!
[38] Нәкъ шулчакны Раббы ут иңдерде, һәм ялкын шундук корбанны да, утынны да, ташларны да, җирне дә яндырып бетереп, чокырдагы суны да киптерде.
[39] Шушы хәлне күрүгә, бар халык йөзтүбән җиргә капланды һәм: – Раббы – Аллаһы Ул, Раббы – Аллаһы Ул! – дип тәкрарларга тотынды.
[40] – Багал пәйгамбәрләрен тотыгыз, берсе дә качып котыла алмасын, – диде шунда Ильяс халыкка, һәм тегеләрне тотып алдылар. Аннары Ильяс, аларны Кыйшон инешенә таба алып китеп, шунда чәнчеп үтерде.
[41] – Бар, ашап-эч, чөнки ишелеп яуган яңгыр тавышы ишетелә, – диде Ильяс Ахабка,
[42] һәм Ахаб ашап-эчәргә дип китте, Ильяс исә Кәрмил тавына менде дә, башын җиргә иеп, йөзен ике тезе арасына яшерде.
[43] – Бар, диңгез ягына кара әле, – диде ул аннары хезмәтчесенә. Тегесе, китеп, карап килде һәм: – Берни дә күренми, – дип җаваплады. Ильяс шулай җиде тапкыр: – Бар, карап кил, – диде.
[44] Җиденче тапкырында хезмәтчесе: – Диңгез ягыннан уч төбе кадәр генә кечкенә бер болыт күтәрелеп килә, – дип әйтте. Аннары Ильяс аңа: – Ахабка барып: «Арбаңны җик тә юлга кузгал, югыйсә яңгырга эләгерсең», – дип әйт, – диде.
[45] Ул арада күк йөзен болытлар каплап алды, җил кузгалды һәм ишелеп яңгыр ява башлады. Ахаб, арбасына утырып, Изрегылга таба кузгалды.
[46] Ильяска шунда Раббы кодрәте иңеп, ул япанчасының чабуларын билбавына кыстырды да Изрегылга кайтып җиткәнче Ахаб алдыннан чабып барды.