[1] Гилыгад җирендәге Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяс Ахабка болай диде: – Үзем табынган Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһиттыр: бу елларда җиргә чык бөртеге дә, яңгыр тамчысы да төшмәс! Төшә калса да, бары минем боерыгым буенча гына булыр.
[2] Шуннан Ильяска Раббы сүзе иңде:
[3] – Биредән китеп, көнчыгыш тарафына юл ал һәм Үрдүннән көнчыгыштарак аккан Керит инеше буенда яшерен.
[4] Шул инештән эчеп сусыныңны басарсың, ә козгыннар сине тукландырып торыр – Мин аларга шулай боердым.
[5] Шуннан ул, юлга кузгалып, һәммәсен Раббы кушканча эшләде: Үрдүннән көнчыгышта аккан Керит инешенә җитеп, шунда калды.
[6] Иртәләрен вә кичләрен козгыннар аңа икмәк белән ит китерделәр, ә сусынын ул инештән су эчеп басты.
[7] Күпмедер вакытлар узгач, әлеге инеш кипте, чөнки җиргә яңгыр яумады.
[8] Шунда Ильяска Раббы сүзе иңде:
[9] – Бар, Сидун Сарепатына кузгал һәм шунда кал; Мин андагы бер тол хатынга синең тамагыңны кайгыртырга боердым.
[10] Шуннан ул, торып, Сарепат тарафына юл алды; шәһәр капкасына килеп җиткәч, утын җыеп йөрүче бер тол хатынга тап булды. Ильяс аны чакырып алып: – Зинһар, миңа эчәргә чүлмәгеңнән бераз су бир, – диде.
[11] Хатын су алып килергә дип китеп барганда аның артыннан: – Ашарыма берәр телем икмәк тә алсаң иде, – дип кычкырды.
[12] – Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: минем һичнинди пешкән ризыгым юк, кисмәктә бер уч он белән чүлмәк төбендә бераз май калды. Хәзер утынга бер-ике агач җыеп кайтам да үземә һәм углыма ашарга әзерлим; булган ризыкны ашап бетергәч, безгә инде үләргә генә кала, – дип җаваплады хатын.
[13] Ильяс аңа: – Бар, хафаланма, – диде, – үзең ниятләгәнчә эшлә, ләкин әүвәл миңа шул калган оныңнан кечерәк бер көлчә пешереп бир; үзеңә һәм углыңа кабат пешерерсең,
[14] чөнки Исраилнең Раббы Алласы әйтә: «Раббы җиргә яңгыр яудырган көнгә кадәр кисмәктә он бетмәс, чүлмәктә май кимемәс».
[15] Хатын китеп барды һәм барысын Ильяс кушканча эшләде; байтак вакытлар ул үзе дә, Ильяс та, хатынның йорты да ризыктан өзелмәде.
[16] Ильяс аша Раббы җиткергәнчә, кисмәктәге он бетеп тормады, чүлмәктәге май кимемәде.
[17] Күпмедер вакыттан соң йорт хуҗасы булган әлеге хатынның углы авырып китте; малайның хәле бик нык авыраеп, ул гел сулаудан туктады.
[18] – Аллаһы кешесе, ни кирәк сиңа миннән? Әллә кылган гөнаһларымны исемә төшерергә һәм углымны үтерергә дип килдеңме син? – диде аңа хатын.
[19] – Бир әле миңа углыңны, – диде аңа Ильяс һәм, аның кулыннан баланы алып, үзе яшәгән өске каттагы бүлмәгә күтәреп керде дә түшәгенә яткырды.
[20] Аннары Раббыга мөрәҗәгать итеп: – И Раббы Аллам! Мине сыендырган шушы тол хатынны бәлагә салып углының җанын кыярсың микәнни?! – диде
[21] һәм, өч тапкыр бала өстенә капланып, Раббыга ялварды: – И Раббы Аллам! Баланың җанын кабат тәненә кайтарсаң иде!
[22] Раббы Ильясның гозерен ишетте: баланың җаны кабат тәненә әйләнеп кайтты, һәм бала терелде.
[23] Ильяс, баланы күтәреп, өске каттагы бүлмәдән төште дә өйгә керде: – Менә кара, углың исән! – дигән сүзләр белән баланы әнкәсенә тапшырды.
[24] – Хәзер инде мин синең Аллаһы кешесе булуыңа да, син җиткергән Раббы сүзләренең хак булуына да чын-чынлап ышанам, – диде Ильяска теге хатын.