[1] Яробам, корбан китерергә җыенып, мәзбәх янында басып торганда, Раббы сүзенә буйсынып, Бәйт-Элгә Яһүдәдән Аллаһы кешесе килде.
[2] Аллаһы кешесе мәзбәхкә Раббы сүзләрен җиткереп әйтте: – И-и мәзбәх, мәзбәх! Раббы болай ди: «Давыт йортында Йошия атлы угыл туар һәм мәзбәхтә корбан китерүче, калкулыкларда хезмәт итүче каһиннәрнең үзләрен синең өстеңдә корбан китерер, һәм синең өстеңдә адәм сөякләре яндырылыр».
[3] Шул көнне ул киләчәк турында хәбәр бирде: – Раббыдан шундый хәбәр-билге килде: менә бу мәзбәх хәзер таралыр да андагы көл тузып бетәр, – диде.
[4] Аллаһы кешесенең Бәйт-Элдәге мәзбәх хакында әйткән сүзләрен ишеткәч, Яробам патша мәзбәхтән кулын алды да, әлеге кешегә күрсәтеп: – Тотыгыз шуны! – диде. Шулчакны аның әлеге кешегә таба сузылган кулы, катып калып, бөтенләй йөрмәскә әйләнде.
[5] Раббы исеменнән Аллаһы кешесе әйткән хәбәр-билге буенча мәзбәх тә таралып-уалып китте, көл дә тузып юкка чыкты.
[6] Шунда Аллаһы кешесеннән патша: – Раббы Аллаңнан ялварып сора, минем хакта, зинһар, дога кыл: кулымны әүвәлге хәленә кайтарсын, – дип үтенде. Аллаһы кешесе Раббыга догаларын юллады, һәм патшаның кулы, хәрәкәткә килеп, әүвәлге хәленә кайтты.
[7] Патша шуннан Аллаһы кешесенә: – Әйдә минем белән йортыма бар, ризыгымнан авыз ит, сине бүләклисем килә, – диде.
[8] Әмма Аллаһы кешесе патшага болай дип җаваплады: – Мөлкәтеңнең яртысын бирсәң дә, синең белән барасым һәм анда авызыма ризык кабасым, су эчәсем юк.
[9] Чөнки Раббы ныгытып әйтеп куйды: «Авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайткан чакта да, барган юлыңнан түгел, башка җирдән әйләнеп кайт», – диде.
[10] Шуннан ул, Бәйт-Элгә килгән юлыннан кайтмыйча, башка юлдан китте.
[11] Бәйт-Элдә бер карт пәйгамбәр яши иде. Шуның угыллары, өйгә кайткач, Аллаһы кешесенең ул көнне Бәйт-Элдә ни-нәрсәләр эшләгәнен, патшага нәрсәләр сөйләгәнен аталарына җиткерделәр.
[12] – Кайсы юлдан китте ул? – дип сорады алардан аталары. Һәм угыллары Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенең кайсы юлдан китүен күрсәттеләр.
[13] – Иярләгез әле миңа ишәкне, – диде ул угылларына. Угыллары ишәкне иярләп биргәч, ул ишәгенә атланды да
[14] Аллаһы кешесе артыннан китеп барды. Аллаһы кешесен куып җиткәндә, тегесе имән төбендә утыра иде. – Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесе син буласыңмы? – дип сорады аңардан карт. – Мин булам, – диде тегесе.
[15] – Әйдә минем белән өемә бар, ризыгымнан авыз ит, – диде ул аңа.
[16] – Юк, синең белән кире китеп, өеңә бара алмыйм мин; бу урында синең белән авызыма ризыгыңны ала һәм суыңны эчә алмыйм.
[17] Чөнки Раббы мине: «Анда авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайтканда да, барган юлыңнан түгел, башка юлдан кайт», – дип кисәтеп куйды, – диде Аллаһы кешесе.
[18] – Мин дә синең кебек үк пәйгамбәрдер, – дип җаваплады аңа карт, – фәрештә миңа Раббының сүзләрен җиткерде: «Аны кире үзеңә алып кайт, тамагына капкалап, су эчсен», – диде (тик бу ялган сүз иде).
[19] Шуннан Аллаһы кешесе аңа ияреп кайтты, картның өендә ризыктан да авыз итте, су да эчте.
[20] Алар әле өстәл янында утырган чакта, карт пәйгамбәргә Раббы сүзе иңде,
[21] һәм Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенә карт пәйгамбәр менә нәрсә диде: – Раббы болай ди: Раббы сүзенә буйсынмыйча, Раббы Аллаңның боерыгын үтәмичә,
[22] кире әйләнеп кайтып, «Авызыңа ризык алма, су эчмә» дигән урында икмәк ашаган һәм су эчкән өчен, синең җәсәдеңә ата-бабаларың каберлегендә урын табылмас.
[23] Аллаһы кешесе тамагына ашап су эчкәннән соң, аны кире борып үзенә алып кайткан карт кеше аның өчен ишәк иярләде,
[24] һәм теге китеп тә барды. Юлда аңа бер арыслан очрап аны үтерде. Шуннан аның гәүдәсе юл өстендә ятып калды; ишәк белән арыслан исә аның гәүдәсе янында басып калдылар.
[25] Узып баручы кешеләр, юл өстендә яткан үле гәүдәне һәм аның янында басып торган арысланны күреп, карт пәйгамбәр яшәгән шәһәргә җиткәч, бу хакта шәһәр халкына сөйләделәр.
[26] Аллаһы кешесен барыр юлыннан борып үзенә алып кайткан пәйгамбәр бу хакта ишетеп: – Раббы сүзенә буйсынмаган теге Аллаһы кешесе ул. Раббы аны, алдан кисәткәнчә, арыслан иркенә тапшырды, һәм арыслан аны ботарлап үтерде. Шул рәвешле, Раббы Үзе әйткәннәрне үтәде, – диде һәм
[27] угылларына ишәген иярләргә кушты; тегеләр аңа ишәкне иярләп бирделәр.
[28] Шуннан ул китеп барды һәм Аллаһы кешесенең юлда яткан үле гәүдәсен тапты; ишәк тә, арыслан да үле гәүдә янында басып торалар иде; арыслан мәеткә кагылмаган, ишәкне дә ботарлап ташламаган.
[29] Пәйгамбәр Аллаһы кешесенең гәүдәсен күтәреп алып ишәгенә салды да, матәм тотар һәм җир куенына тапшырыр өчен, кабат үзенең шәһәренә кайтып китте.
[30] Аның җәсәден үзенең төрбәсенә урнаштырып, угыллары белән бергә ул: – И-и туганым! – дип елап-сыктады.
[31] Аны җирләгәннән соң, үзенең угылларына: – Дөнья куйганнан соң мине әлеге Аллаһы кешесе янында бер төрбәдә җирләгез; минем сөякләрне аның сөякләре янына урнаштырыгыз, – дип әйтеп куйды. –
[32] Бәйт-Элдә төзелгән мәзбәх вә Самарея калаларындагы калку урыннарда салынган барлык гыйбадәтханәләр турында Раббы боерыгы буенча әлеге пәйгамбәр әйткән сүзләр хакка чыгачактыр.
[33] Шушы вакыйгадан соң да Яробам үзенең явыз ниятеннән кайтмады, калку җирләрдә халык арасыннан каһиннәр билгеләвен дәвам итте; теләге булган һәр кешене каһин хезмәтенә багышлап, алар калкулыктагы гыйбадәтханәләрдә каһин булып китте.
[34] Бу гамәлләрнең һәммәсе Яробам йортын һәлакәткә этәрүче, җир йөзендә аның нәселен корытучы гөнаһ булды.