Skip to content
Opens in a new window

[1] Шул рәвешле Сөләйман бөтен Исраил җиренең патшасы булды.

[2] Аның кул астында эшләүче башлыклар түбәндәгеләр иде: Садыйк углы Азария – рухани;

[3] Шиша угыллары Элихореп белән Ахия – сәркәтипләр; Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы;

[4] Еһояда углы Бенаяһ – гаскәр башлыгы; Садыйк белән Абъятар – руханилар;

[5] Натан углы Азария – өлкә башлыклары җитәкчесе; Натан углы Зәбүд – рухани һәм патша киңәшчесе;

[6] Әхишәр – патша сараен караучылар башлыгы; Абда углы Адунирам – мәҗбүри рәвештә эшләүчеләр өстеннән назыйр.

[7] Болардан тыш Сөләйманның бөтен Исраил төбәкләре белән идарә итүче унике башлыгы бар иде. Алар ел әйләнәсендә патшаны һәм аның йортын азык-төлек белән тәэмин итәргә – һәммәсе елга бер тапкыр ай буена ризык китерергә тиеш иде.

[8] Менә аларның исемнәре: таулы Эфраим төбәгендә – Бен-Хүр;

[9] Макаста, Шагалбим вә Бәйт-Шемеш авыл-калаларында һәм Элон-Бәйт-Хананда – Бен-Декыр;

[10] Арубботта, Сөкөһ шәһәрендә һәм Хепер җирләрендә – Бен-Хесед;

[11] Напа-Дор җирендә – Бен-Абинадаб (Сөләйман кызы Тапат аның хатыны иде);

[12] Тәгънәк һәм Мегиддо шәһәрләрендә, шулай ук Изрегыл шәһәреннән түбәнрәк урнашкан Саретан шәһәре янындагы бөтен Бәйт-Шан җирләрендә һәм Бәйт-Шаннан алып Әбел-Мехола шәһәренә, хәтта Йокмыгам шәһәренең аръягына кадәр – Ахилуд углы Багъна;

[13] Рамот-Гилыгад шәһәрендә – Бен-Гебер (Гилыгад өлкәсендәге Менашше углы Яһирның авыл-калалары да, Башан өлкәсендәге Әргүб төбәге дә, диварлар белән әйләндереп алынган, капкаларына бакыр келәләр куелган алтмыш шәһәр дә аның карамагында иде);

[14] Маханаим шәһәрендә – Идду углы Әхинадаб;

[15] Нәптали җирендә – Ахимагас (ул Сөләйман кызы Басематка өйләнгән иде);

[16] Ашер җирендә һәм Бегалутта – Хушай углы Багъна;

[17] Исәсхәр җирендә – Паруах углы Еһошафат;

[18] Беньямин җирендә – Эла углы Шимгый;

[19] Гилыгад өлкәсендә (амориләр патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог җирләрендә) – Ури углы Гебер. Ул берүзе идарә итте.

[20] Яһүдә вә Исраилнең диңгез буендагы ком бөртегедәй күп санлы халкы ашап-эчеп, рәхәт гомер кичерде.

[21] Сөләйман патша Фырат елгасыннан алып Мисыр чигенә һәм пелештиләр җиренә кадәр булган патшалыкларны биләп торды. Алар һәммәсе, Сөләйманга бүләкләр китереп, гомер буе аңа хезмәт күрсәттеләр.

[22] Сөләйманга китерелә торган көндәлек азык-төлек түбәндәгедән гыйбарәт иде: утыз кор сыйфатлы бодай оны һәм алтмыш кор эре итеп тарттырылган он,

[23] аранда симертелгән ун баш һәм көтүлектә йөргән егерме баш сыер; боланнар, тау һәм кыр кәҗәләре, симертелгән кош-корттан тыш тагын йөз баш сарык.

[24] Чөнки ул Типсахтан алып Газага кадәр – Фырат елгасының бирге ягындагы барча патшалар өстеннән идарә итте, шулай ук әйләнә-тирәдәге барча илләр белән дә дус-тату яшәде.

[25] Сөләйман идарә иткән дәвердә, Яһүдә һәм Исраил халкы, Даннан алып Беер-Шебага кадәр, хәсрәт күрмичә, һәркайсы үзенең йөзем куагы, үзенең инҗир агачы төбендә тыныч гомер кичерде.

[26] Сөләйманның арбага җигә торган атлары өчен дүрт мең араны булып, унике мең арба йөртүчесе бар иде.

[27] Билгеләнгән айда өлкә башлыкларының һәркайсы Сөләйман патшага һәм аның белән табын бүлешкән кешеләргә җитәрлек күләмдә азык-төлек китереп торды;

[28] җигү атлары һәм башка төр атлар өчен арпа белән саламны да һәркайсы үз нәүбәтендә тиешле урынга ташыды.

[29] Сөләйманга Аллаһы зирәклек, гаять үткер зиһен һәм тирән гакылны диңгез буендагы ком бөртегедәй мулдан биргән иде.

[30] Аңардагы зирәклек көнчыгышның һәм Мисырның барча акыл ияләренекеннән өстен булды.

[31] Ул җир йөзендәге барча кешедән, шул исәптән эзрахлы Этаннан да, Махул угыллары Һеман, Кәлкөл вә Дардадан да зирәгрәк иде; аның исеме әйләнә-тирәдәге халыклар арасында мәшһүр булды.

[32] Үз гомерендә ул, өч мең гыйбрәтле хикәя сөйләп, мең дә биш җыр чыгарды;

[33] Ливанда үсә торган эрбет агачыннан башлап дивар ярыкларыннан баш төртә торган һүссөпкә кадәр бөтен үсемлекләр, шулай ук хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр вә балыклар хакында сөйләп калдырды.

[34] Сөләйманның зирәклеге хакында ишетеп-белгәннәр барлык мәмләкәтләрдән, җир йөзендәге бөтен патшалыклардан аны тыңларга килә торганнар иде.

Патшалар (өченче китап) — Chapters