Skip to content
Opens in a new window

[1] Өч ел гомер узды, шул вакыт эчендә Арам һәм Исраил арасында сугышлар булмады.

[2] Өченче елны Яһүдә патшасы Еһошафат Исраил патшасы Ахаб янына юл алды.

[3] Исраил патшасы үзенең хезмәтчеләреннән: – Рамот-Гилыгадның безнең җир булуын беләсезме? – дип сорады. – Ник соң без аны Арам патшасы кулыннан кире алырга җыенмыйбыз, – диде.

[4] Шуннан ул, Еһошафатка мөрәҗәгать итеп: – Рамот-Гилыгадка каршы минем белән яуга барасыңмы? – дип сорады. Исраил патшасына Еһошафат: – Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; синең атлар кая барса, минекеләр дә шунда барыр, – дип җавап кайтарды.

[5] Исраил патшасына ул тагын болай диде: – Әүвәл Раббыга мөрәҗәгать итеп кара.

[6] Исраил патшасы, дүрт йөзгә якын пәйгамбәрне җыеп: – Рамот-Гилыгадка каршы сугышка барыргамы миңа әллә бармаскамы? – дип сорады. Пәйгамбәрләр аңа: – Бар, Хуҗа-Хаким әлеге шәһәрне патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.

[7] Моңа каршы Еһошафат: – Биредә тагын берәр Раббы пәйгамбәре булса, аның аша да сорап карар идек, – диде.

[8] Аңа җавап итеп Исраил патшасы: – Раббыга мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер кеше бар, ләкин мин аны яратмыйм, чөнки, пәйгамбәрлек кылганда, миңа кагылышлы мәсьәләләрдә аның яхшы сүз әйткәне юк, яманны гына сөйли; ул – Имла углы Михая, – диде. – Алай дип әйтмә, патша, – диде аңа Еһошафат.

[9] Шуннан Исраил патшасы, сарай кешеләренең берсен чакыртып: – Тиз генә Имла углы Михаяне алып кил! – диде.

[10] Патша киемнәре кигән Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүдә патшасы Еһошафат һәркайсы үз тәхетендә Самарея капкасы төбендәге ындыр табагында утыра, ә пәйгамбәрләр барысы алар каршында пәйгамбәрлек кылып тора иде.

[11] Үзенә тимер мөгезләр эшләтеп алган Кенагана углы Сәдыкыйя шунда әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләрне син шушы мөгезләр белән сөзеп тәмам кырып бетерәчәксең!»

[12] Башка пәйгамбәрләр дә аның сүзен куәтләде: – Рамот-Гилыгадка яу белән бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак.

[13] Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде.

[14] Моңа җавап итеп Михая: – Раббы Үзе шаһиттыр: Раббы миңа нәрсә кушса, шуны сөйләп бирермен! – диде.

[15] Михая, шулай итеп, патша каршына килеп басты. Патша аңа: – Михая, Рамот-Гилыгадка яу белән барыргамы безгә әллә юкмы? – дип сорау бирде. Тегесе патшага: – Бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.

[16] – Раббы исеме хакына бары дөресен генә сөйлә, дип ничә тапкыр ант иттерергә сине?! – диде аңа патша.

[17] Шуннан Михая болай диде: – Көтүчесез калган сарыклар сыман таулар арасына сибелгән Исраил халкын күрдем мин. Раббы әйтте: аларның башлыклары юк, һәркайсы хәере белән үз өенә әйләнеп кайтсын, диде.

[18] – Пәйгамбәрлек кылып, аның миңа яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли, дип әйттем бит мин сиңа, – диде шунда Еһошафатка Исраил патшасы.

[19] Әмма Михая сүзен дәвам итте: – Шулай итеп, Раббы әйткәннәрне тыңлап бетер. Мин Үз тәхетендә утыручы Раббыны күрдем, Аның уң һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора иде.

[20] Раббы алардан: «Сезнең кайсыгыз Ахабны Рамот-Гилыгадка барырга күндерә һәм шунда аның һәлакәтен оештыра ала?» – дип сорады. Күк гаскәрендәгеләр төрлечә тәкъдим итеп карадылар.

[21] Шунда бер рух, алга чыгып, Раббы каршына килде дә: «Мин күндерә алам», – диде. «Ничек итеп?» – дип сорады аңардан Раббы.

[22] «Мин барам да аның пәйгамбәрләре теленә ялган сүз салучы бер рухка әйләнәм», – диде теге рух. Раббы аңа: «Син аны күндерерсең һәм бу эшне башкарып чыгарсың. Бар, шулай эшлә», – диде.

[23] Шулай итеп, Раббы әлеге ялганчы рухның сүзләрен шушындагы бөтен пәйгамбәрләреңнең теленә салды; Раббы сине һәлакәткә дучар итте, – диде Михая.

[24] Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде.

[25] Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде.

[26] Исраил патшасы шунда: – Михаяне шәһәр башлыгы Амон белән патша углы Йоаш кулына илтеп тапшырыгыз.

[27] Патша шулай дип әйтте, диегез: «Мин исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканчыга кадәр, аны зинданга ябып куегыз, ипи белән судан башка бер әйбер дә бирмәгез», – дип боерды.

[28] Шунда Михая аңа: – Әгәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайта калсаң, димәк, Раббы минем аша сөйләмәгән булыр, – диде һәм: – Җәмәгать, ошбу сүзләремне һәммәгез ишетеп калыгыз! – дип өстәде.

[29] Шуннан Исраил патшасы Ахаб белән Яһүдә патшасы Еһошафат Рамот-Гилыгадка юнәлделәр.

[30] Еһошафатка Исраил патшасы: – Сугышка мин өс-башымны алыштырып керәм, син исә патша киеменнән бар, – диде. Исраил патшасы өстен алыштырды да сугыш кырына кереп китте.

[31] Арам патшасы үзенең сугыш арбалары башлыкларының утыз икесенә: – Гади сугышчы белән дә, гаскәрбашы белән дә алышып тормагыз, бары Исраил патшасы белән генә сугышыгыз, – дип әйтеп куйган була.

[32] Сугыш арбаларының башлыклары, Еһошафатны күреп: – Бу, һичшиксез, Исраил патшасыдыр, – дип, алышырга чамалап, аңа таба борылдылар. Еһошафат кычкырырга тотынгач,

[33] арба башлыклары аның Исраил патшасы булмавын күрделәр дә читкә борылып киттеләр.

[34] Шулай булды ки, бер сугышчы төбәп тормыйча гына җәясен киереп атты да, ук Исраил патшасы өстендәге көбә киемнең җөй турысыннан үтеп керде. – Кире борыл, сугыш кырыннан алып чык мине, мин яраландым, – диде патша үзенең арбачысына.

[35] Әмма көчле сугыш көнозын дәвам итте, шунлыктан патша кич җиткәнче арамиләр каршында арбада басып торырга мәҗбүр булды. Аның ярасыннан арба эченә кан акты, һәм кичке якта патша җан бирде.

[36] Кояш баеган вакытта, бөтен сугыш кырында: – Һәркем үз шәһәренә, үз җиренә әйләнеп кайтсын! – дигән фәрман яңгырады.

[37] Шулай итеп, патша үлде. Аның җәсәден, Самареягә алып кайтып, гүргә иңдерделәр.

[38] Арбаны исә Самареянең фахишә хатыннары коена торган бер буасына алып төшеп юдылар, арбадан аккан канны этләр ялады. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булып чыкты.

[39] Ахаб патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, фил сөягеннән салдырган йорты, төзеткән шәһәрләре турында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[40] Ахаб дөнья куйды. Аның урынына патша булып углы Ахазея калды.

[41] Исраил патшасы Ахаб хакимлегенең дүртенче елында Яһүдә патшасы булып Аса углы Еһошафат килгән иде.

[42] Тәхеткә утырганда, утыз биш яшендә булып, Иерусалимдә ул егерме биш ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Азуба – Шилхи кызы иде.

[43] Еһошафат, үзенең атасы Аса юлыннан тайпылмыйча йөреп, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды. Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары җимерелмәгән иде; халык әле һаман шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

[44] Еһошафат Исраил патшасы белән тату яшәде.

[45] Еһошафат патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән батырлыклар һәм аның көрәш кырындагы алышлары хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[46] Атасы Аса патшалык иткән вакытлардан бирле калып килгән фәхеш ирләрне ул җир өстеннән юк итте.

[47] Ул заманнарда Эдомда патша булмыйча, анда идарәче җитәкчелек итә иде.

[48] Офиргә алтынга йөрер өчен, Еһошафат Таршиш кораблары төзетә, ләкин алар анда барып җитә алмый – Эсион-Гебердә һәлакәткә очрый.

[49] Ул вакытта Ахаб углы Ахазея Еһошафатка: – Минем хезмәтчеләрем белән синең хезмәтчеләрең корабларда бергә йөрсеннәр, – дип әйткән була. Ләкин Еһошафат аңа ризалык бирми.

[50] Еһошафат, дөнья куеп, үзенең бабасы Давыт шәһәрендә ата-бабалары янында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Яһорам килде.

[51] Яһүдә патшасы Еһошафат хакимлегенең унҗиденче елында Исраил тәхетенә Ахаб углы Ахазея килеп Исраил өстеннән Самареядә ике ел идарә итте.

[52] Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам һәм үзенең ата-анасы юлын куып,

[53] Багалга табынды һәм гыйбадәт кылды. Атасы кылган барлык гамәлләрне кабатлап, Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарды.

Патшалар (өченче китап) — Chapters