[1] Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыйды да (аңа үзенең атлары һәм сугыш арбалары белән тагын утыз ике патша да кушылган иде), Самареяне камап алып, аңа каршы сугыш башлады.
[2] Бен-Һадад, Исраил патшасы Ахаб янына шәһәргә үзенең илчеләрен җибәреп, алар аша мондый хәбәр юллады:
[3] – Синең бөтен алтын-көмешләрең һәм иң затлы хатыннарың белән балаларың минеке.
[4] Аңа җавап итеп Исраил патшасы болай диде: – Син әйткәнчә булсын, патша әфәндем, мин үзем һәм минем бар нәрсәм синеке.
[5] Аннары илчеләр кабат килеп: – Бен-Һадад болай дип әйтә: «Алтын-көмешләреңне, хатыннарыңны һәм балаларыңны таләп итәр өчен, мин илчеләр җибәргән идем;
[6] иртәгә исә шушы вакытка синең янга үземнең хезмәтчеләремне җибәрермен, алар синең йортыңны һәм хезмәтчеләреңнең йортын карап чыгып күзләре төшкән бар әйбереңне алып китәрләр», – диделәр.
[7] Шуннан соң Исраил патшасы, илдәге барча өлкәннәрне җыеп, болай диде: – Күрегез моны: Бен-Һадад яман эшкә тотынды. Минем хатыннарымны һәм балаларымны, алтын-көмешләремне сорап илчеләрен җибәргәч, мин аңа һич каршы килмәгән идем.
[8] Илнең бар өлкәннәре һәм барча халык аңа: – Тыңлама да аны, ризалашма да, – диде.
[9] Шуннан ул Бен-Һадад илчеләренә болай диде: – Әфәндем патшага әйтегез: синең хезмәтчең беренче таләпне үтәргә әзер, ә менә бу соңгысын эшли алмый, диегез. Илчеләр, китеп, шул җавапны Бен-Һададка тапшырдылар.
[10] Ул үзенең илчеләрен кабат юллады. Һәм алар Бен-Һададның: – Самарея шәһәреннән минем кешеләрем берешәр уч җыярлык көл-тузан калса, аллаларымның миңа иң каты каһәре төшсен! – дигән сүзләрен килеп әйттеләр.
[11] Исраил патшасы аларга: – Кайтып әйтегез: биленә кылыч тагучы кылычын салучыдай мактанмасын, – диде.
[12] Бу сүзләрне ишетеп, чатыр эчендә башка патшалар белән шәраб эчеп утыручы Бен-Һадад үзенең хезмәтчеләренә: – Һөҗүмгә әзерләнегез! – диде, һәм алар һөҗүмгә әзерләнә башладылар.
[13] Шулвакыт Исраил патшасы Ахаб янына бер пәйгамбәр килеп: – Раббы болай дип әйтә: «Очсыз-кырыйсыз дошман явын күрәсеңме? Бүген Мин аларны синең кулга тапшырырмын, һәм син Минем Раббы икәнемне белерсең», – диде.
[14] – Кем башкарып чыгар бу эшне? – дип сорады Ахаб. – Раббы әйтә: «Өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре», – диде пәйгамбәр. – Сугышны кем башлар? – дип сорады Ахаб. – Син, – дип җаваплады пәйгамбәр.
[15] Ахаб өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләрен барлады, аларның саны ике йөз утыз ике булып чыкты. Аннары бар халыкны – бөтен исраилиләрне – җыеп алды, аларның саны җиде мең булып чыкты.
[16] Көн үзәгендә алар һөҗүмгә кузгалды. Бу вакытны исә Бен-Һадад үзенә ярдәм итүче утыз ике патша белән чатыр эчендә эчеп-исереп утыра иде.
[17] Беренче булып өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре кузгалды. Бен-Һадад, үзенең күзәтчеләрен җибәреп, алар аңа: «Самареядән кешеләр чыкты», – дип килеп әйттеләр.
[18] – Әгәр алар иминлек белән чыккан булсалар, тереләй тотып алыгыз; әгәр инде сугышырга дип чыксалар, барыбер тереләй тотып алыгыз, – диде ул.
[19] Шәһәрдән башта өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре, аннары алар артыннан Исраил гаскәре чыкты.
[20] Һәркем үзенең дошманына ташланды. Арамиләр кача башлады, исраилиләр аларны куа китте. Арам патшасы Бен-Һадад үзенең җайдаклары белән бергә ат менеп качып котылды.
[21] Исраил патшасы исә, шәһәрдән атылып чыгып, дошманның атларын, сугыш арбаларын тар-мар китерде, Арам гаскәрләре зур югалтуларга дучар булды.
[22] Исраил патшасы янына пәйгамбәр килеп болай диде: – Хәзер инде бар, көчеңне тупла, ни-нәрсәләр эшлисен алдан карап, чамалап куй, чөнки бер ел үтүгә Арам патшасы кабат сиңа каршы яуга кузгалачак.
[23] Арам патшасының хезмәтчеләре үз патшаларына: – Аларның Алласы – таулар Алласыдыр, шуңа күрә исраилиләр бездән көчлерәк булып чыкты, – диделәр. – Әгәр алар белән тигез җирдә сугыша калсак, һичшиксез, без җиңәр идек.
[24] Димәк ки, менә нәрсә эшлә: син ул патшаларны җитәкчелектән алып ат та алар урынына гаскәр башлыкларын билгелә;
[25] әүвәлге күләмдә гаскәр тупла, атларны да, сугыш арбаларын да әүвәлгечә санда булдыр; шуннан без алар белән тигез җирдә сугышырбыз һәм шул чакта инде, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Арам патшасы, алар сүзенә колак салып, нәкъ шулай эшләде.
[26] Бер ел узуга Бен-Һадад арамиләрне туплады да, Исраил белән сугышыр өчен, Афыкка юнәлде.
[27] Исраилиләр дә яуга җыенды; алар, азык-төлекләрен алып, Арам гаскәренә таба кузгалдылар һәм дошманнары каршында зур булмаган ике туплам кәҗә көтүен хәтерләткән станнарын корып куйдылар. Арам сугышчылары исә бөтен әйләнә-тирәне тутырды.
[28] Шунда Исраил патшасы янына Аллаһы кешесе килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләр: „Аларның Раббысы – тау Алласы, ул үзән Алласы түгелдер“, – дип әйткән өчен һәм сез Минем Раббы булуымны белсен өчен, әлеге дошман чирүен Мин синең кулга тапшырам».
[29] Шул рәвешле алар җиде көн дәвамында кара-каршы тупланып тордылар. Җиденче көнне сугыш башланды, һәм исраилиләр арамиләрнең йөз меңлек җәяүле гаскәрен бер көн эчендә тар-мар китерде.
[30] Башкалары Афыкка качты, ләкин анда исән калганнарның егерме җиде меңе өстенә дивар ишелеп төште. Бен-Һадад үзе шулай ук шәһәргә качты һәм эчке бүлмәләрнең берсенә кереп яшеренде.
[31] Хезмәтчеләре аңа: – Исраил йорты патшалары – мәрхәмәтле патшалар, дип ишеткән идек. Билебезгә тупас тукыма, башыбызга бау урап, Исраил патшасы янына барырга рөхсәтеңне бирсәң иде, бәлки, гомереңне аяп калыр, – диделәр.
[32] Алар, билләренә тупас тукыма, башларына бау урап, Исраил патшасы янына килделәр һәм: – Синең хезмәтчең Бен-Һадад гомерен аяуны үтенә, – диделәр. – Ул исәнмени? Ул – минем туганым, – дип җавап кайтарды тегесе.
[33] Әлеге кешеләр моны яхшы фалга санап аның авызыннан чыкан сүзне эләктереп алдылар һәм: – Әйе, Бен-Һадад – синең туганың, – дип, патшаның сүзен җөпләделәр. – Барыгыз, алып килегез аны, – диде патша. Бен-Һадад аның янына чыкты, һәм патша аны үз янына арбага утыртты.
[34] Бен-Һадад аңа: – Минем атам синең атаңнан тартып алган шәһәрләрне мин сиңа кире кайтарырмын. Минем атам Самареядә сәүдә мәйданнары тоткан кебек, син дә Дәмәшкътә үзең өчен сәүдә мәйданнары тота алырсың, – диде. – Шундый шартларда килешү төзегәннән соң, мин сине җибәрермен, – диде аңа Ахаб һәм, килешү төзеп, аны кайтарып җибәрде.
[35] Раббы боерыгы буенча пәйгамбәрләр таифәсеннән берәү үзенең ишенә: «Зинһар, сук миңа!» – дип сүз кушты. Әмма теге аңа сугарга риза булмады.
[36] – Раббы сүзенә колак салмаган өчен, минем яннан киткән чакта сине арыслан ботарлап ташлаячак, – диде аңа шулчак пәйгамбәр. Теге аның яныннан китеп барды, һәм юлда арыслан очрап әлеге кешене ботарлап ташлады.
[37] Шуннан әлеге пәйгамбәр, икенче берәүне табып: – Зинһар, сук миңа! – диде. Тегесе моны кыйный-кыйный җәрәхәтләп бетерде.
[38] Аннары пәйгамбәр күзләренә үк төшереп йөзен бөркәнчек белән томалады да, яныннан патшаның үтүен көтеп, юл читенә барып басты.
[39] Янәшәсеннән патша узып барган чакта, ул кычкырып патшага мөрәҗәгать итте: – Мин сугышның иң кызу җирендә булдым. Шунда бер кеше, әсир төшкән сугышчыны минем янга китереп: «Бу адәмнән күзеңне алма. Әгәр кача калса, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, яисә син бер талант көмеш түләргә мәҗбүр булырсың», – диде.
[40] Мин башка эшләр белән мәшгуль булган арада, теге әсир качкан булып чыкты. Исраил патшасы аңа: – Син гаеплесең; гаебеңне үзең дә таныйсың бит, – дип җавап бирде.
[41] Шулчак пәйгамбәр җәһәт кенә күз-башыннан бөркәнчеген алып ташлады, һәм Исраил патшасы пәйгамбәрне танып алды. Пәйгамбәр әйтте:
[42] – Раббы болай ди: «Мин һәлакәткә дучар иткән кешене кулыңнан ычкындырган өчен, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, аның халкы урынына синең халкың кырылыр».
[43] Чырае караңгыланган Исраил патшасы, ачуыннан кайнап, өенә таба юнәлде һәм Самареягә кайтты.