Skip to content
Opens in a new window

[1] Мин – Шаронның нәркис гөле, үзәннәрнең лалә чәчәге!

[2] Чәнечкеле куаклар арасында лалә чәчәге ничек матур, кызлар арасында минем сөеклем дә шундый.

[3] Урман агачлары арасында алмагачлар ничек, егетләр арасында минем сөеклем дә шундый. Алмагачлар күләгәсендә утырып торырга яратам мин, аның җимешләре шундый татлы.

[4] Шәрабханәсенә алып керде ул мине, баш очымда җилфердәгән әләм – егетемнең мәхәббәте.

[5] Йөземле ризык белән, алма белән сыйлап, көч-дәрман өстәгез миңа – сөю утында янам мин.

[6] Мәгъшукымның сул беләге минем баш астында, ә уң кулы мине иркәли.

[7] И Иерусалим кызлары! Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!

[8] Ишетелә мәгъшукымның аяк тавышы! Әнә, таулар буйлатып чаба, калкулыклар буйлап йөгерә ул миңа таба.

[9] Тау җәйранына һәм яшь боланга охшаган ул минем сөйгәнем. Әнә, безнең дивар артында басып тора ул, тәрәзәгә күз төшерә, рәшәткә аша күренеп-күренеп китә.

[10] Пышылдады миңа сөйгәнем: «Кузгал, сөеклем минем, гүзәлкәй генәм, каршыма чык!

[11] Менә, кыш та үтеп китте инде, яңгырлары да үтте, туктады.

[12] Җирдә чәчәкләр күренде, кошлар сайрар чак җитте. Күк күгәрчен гөрли илебездә.

[13] Бөреләрен ачып, инҗир агачлары, йөзем куаклары чәчәк атты, хуш ис таратты. Кузгал, сөеклем минем, гүзәлкәй генәм, каршыма чык!

[14] Кыяташлар каплап алган тарлавыктагы күгәрченем минем! Йөзең ачып күрсәт миңа, тавышыңны ишеттер миңа, чөнки тавышың назлы синең һәм дә йөзең ягымлыдыр».

[15] Китерегез тотып йөзем бакчасын кимерүче төлкеләрне, төлке балаларын, чөнки шау чәчәктә безнең йөзем бакчалары.

[16] Минеке генә ул минем мәгъшукым, мин дә аныкы гына. Лалә чәчәкләре арасында көтү көтеп йөри ул.

[17] Сүрелгәнче көннең сулышы, күләгәләр эреп беткәнче әйләнеп кайт син, сөйгәнем минем, – текә тауларның җәйраны кебек, яшь боланы кебек җитез бул син!

Җырлар җыры — Chapters