Skip to content
Opens in a new window

[1] Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәл! Челтәр аша төбәлгән күзләрең синең күгәрченнекедәй! Чәчкәйләрең синең Гилыгад тавыннан төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә;

[2] тешкәйләрең судан чыгып килүче, йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә: һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти, бәтисезләре юктыр куйларның.

[3] Ал тасмадай иреннәрең, уймактыр авызкаең. Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай, челтәр аша алсуланып балкып торалар.

[4] Давытның калкан-сөңге элеп куя торган баганасы кеби синең муенкаең, мең калкан эленеп тора анда, гаярь яугирләр калканы.

[5] Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер, кыргый лалә чәчәкләре арасында утлап йөргән игезәк болан бәтие кебек.

[6] Сүрелгәнче көннең сулышы, күләгәләр эреп беткәнче, күтәрелим хушбуй тауның түбәсенә һәм баш орыйм мирра калкулыкларына.

[7] Нинди гүзәлсең син, минем сөеклем, бернинди тап юктыр синдә.

[8] Ливаныңны калдыр син, и кәләшем! Ливаннан килеп җит син минем янга! Амана түбәсеннән, Сенир вә Хәрмун таулары түбәсеннән, арысланнар өне вә капланнар оясыннан бирегә ашык!

[9] Йөрәгемне яулап алдың син, сеңлем минем, кәләшем; бер күз сирпү белән яулап алдың йөрәгемне муеныңдагы бер муенса нуры белән.

[10] Аһ, нинди татлы синең иркәләвең, сеңлем минем, кәләшем минем. Аһ, шәрабтан дә татлы синең назың, тәнкәеңнең хуш исе барлык хушбуйлардан тәмлерәк.

[11] Кәрәзле бал тама синең авызыңнан, кәләшем, бал вә сөт тәме телкәеңдә. Киемеңә сеңгән гөлләр исе – алар Ливанның хуш исләрен хәтерләтә.

[12] Сеңлем минем – йозактагы баг-бакча, минем кәләшем – капкачы ябык кое, томаланган чишмә.

[13] Синең баг-бостаныңда янып торган анарлар, татлы җиләк-җимешләр, кына гөлләр,

[14] нард һәм зәгъфраннар, хуш исле камышлар һәм дарчин куаклары, мирра һәм сабур тирә-якка тәмле исләр аңкытып утыра.

[15] Бакчаңны Ливанның саф-тере сулы кое һәм чишмәләре сугара.

[16] Күтәрел, и көньяк җиле! Син дә ис, и төньяк җиле! Исеп шулай, баг-бостанымны хуш исләргә төрендер! Килсен мәгъшукым үзенең бакчасына, үзе теләгән татлы җиләк-җимешләрдән авыз итсен.

Җырлар җыры — Chapters