Skip to content
Opens in a new window

[1] Килдем мин үз бакчама, сеңлем-кәләшем, мирра белән хуш исле үләннәр җыйдым, кәрәзле балдан авыз иттем, сөтемне дә, шәрабымны да эчтем. И дусларым, ашагыз! Эчегез, гашыйклар, туйганчы эчегез!

[2] Йоклыймын мин, әмма минем йөрәгем уяу. Әнә, мәгъшукымның ишек шакыган тавышын ишетәм: «Ач ишегеңне, сеңлем, сөеклем, күгәрченем минем, аппагым! Юкса, чәчләрем минем төнге чыкка чыланган, чигә бөдрәләрем дымланган».

[3] Мин бит инде чишенгән, киемнәремне хәзер ничекләр кире киим? Аякларымны юганмын, хәзер аны ничекләр тапландырыйм?

[4] Мәгъшукым миңа ишек ярыгыннан кулларын сузды – бөтен тәнемне тетрәнү алды.

[5] Сөйгәнемне каршыларга дип, мин торып чыктым: кулларымнан хуш исле мирра мае тамды, бармакларымнан сеңеп калды йозак тоткасына.

[6] Ишекне ачкан гына идем – сөеклем инде китеп барган! Минем җаным урыныннан чыгып китәрдәй булды. Мин аны эзләдем, ләкин таба алмадым; мин аңа эндәштем, ләкин ул җавап бирмәде.

[7] Төнге шәһәр сакчылары мине тотып алдылар да канга батырганчы кыйнап ташладылар, өстемнән бөркәнчегемне алып киттеләр дивар сакчылары.

[8] И Иерусалим кызлары! Мин ялынып-ялварып сорыйм сездән: әгәр сез минем сөеклемне очратсагыз әйтегез: «Сөю утында янам мин!»

[9] И гүзәлләрнең гүзәле! Нәрсәсе белән шулай матурлардан матуры соң ул синең сөйгәнең? Нәрсәсе белән башка гашыйклардан чибәррәк соң ул? Син нәрсә дип бездән шулкадәр ялынып-ялварып сорыйсың?

[10] Мәгъшукымның тәне ак-пакьтер, йөзкәйләре – алсудыр; ул – уннарча мең гашыйклар арасында бердәнбер.

[11] Башкайлары – саф алтыннан коелган, дулкын-дулкын бөдрәләре козгынныкы кеби чем-кара;

[12] агымсуда йөзгән, сөттә гөр-гөр килеп коенган күгәрченнәрне хәтерләтә күзкәйләре.

[13] Яңаклары – хуш исле чәчәк түтәле, иреннәре – мирра исе аңкыткан лаләләр кеби.

[14] Кулкайларын, асылташлар тезеп, алтыннан ясаганнармыни; күкрәк-эчкәйләрен, зәңгәр якутлар тезеп, фил сөягеннән уйганнармыни;

[15] аяклары – алтын тәлинкәләргә бастырган мәрмәр баганалардай; буе-сыны Ливанның эрбет агачы кеби зифа-мәһабәт.

[16] Телләреннән аның бал тама, һәр нәрсәсе гүзәл, ягымлы. Менә кем ул минем мәгъшукым, менә нинди ул минем җан дустым, и Иерусалим кызлары!

Җырлар җыры — Chapters