Skip to content
Opens in a new window

[1] Гүзәлләрдән дә гүзәлкәй, кая китеп югалды синең сөйгән ярың? Кай тарафларга карап китте ул? Синең белән бергә эзләп карыйк без аны.

[2] Минем мәгъшукым үзенең баг-бостанына китте, хуш исле гөл-чәчәкләр арасында хозурланырга, шунда лаләләр җыярга китте ул.

[3] Минеке генә ул минем сөйгәнем, мин дә аныкы гына. Ул үзенең баг-бостанында хозурланып, лаләләр җыеп йөри.

[4] Тирса каласы кебек гүзәлсең син, минем мәгъшукам! Иерусалим кебек нәзакәтле, сөйкемлесең, байраклар җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәтлесең.

[5] Алай текәлеп карама миңа, күз карашың утка сала мине. Чәчкәйләрең синең Гилыгад тауларыннан төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә;

[6] тешкәйләрең судан чыгып килүче, йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә: һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти, бәтисезләре юктыр куйларның.

[7] Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай, челтәр аша алсуланып балкып торалар.

[8] Патша сараенда алтмыш мәликә, сиксән җария вә исәпсез-хисапсыз кыз-кыркын булсын,

[9] тик минем күгәрченем, аппагым – бердәнбер! Ул – әнисенең дә бердәнбере, әнисенең дә сөекле кызы. Яшь кызлар, мәликәләр һәм җарияләр аны күрделәр дә – барысы да мактау яудырды,

[10] «Кем соң ул шулай ал таң кебек саф һәм чиста, айдай гүзәл, кояштай якты йөзле, байракларын җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәт сынлы?» – диде.

[11] Үзәнлектәге яшеллекләрне күрергә дип, мин чикләвек бакчасына кердем: йөземнәр өлгермәдеме, анарлар чәчәк атмадымы икән?

[12] Белмим, ничекләр итеп мин халкымның шөһрәтле заты йөргән арба янына килеп чыкканмын!

Җырлар җыры — Chapters