Skip to content
Opens in a new window

[1] Төне буе эзләдем мин ятагымда җан сөйгәнемне, эзләдем, тик тапмадым мәгъшукымны.

[2] Торыйм әле, чыгыйм шәһәргә, урам һәм мәйданнарга, эзлим җан сөйгәнемне. Эзләдем мин аны, тик тапмадым мәгъшукымны.

[3] Шәһәр буйлап йөргән сакчыларга мин юлыктым: «Очратмадыгызмы минем җан сөйгәнемне?»

[4] Алардан аерылып кына китеп баруым булды, очраттым мин җан сөйгәнемне. Кочаклап алдым да, әнкәм өенә кайтып җиткәнче, эчке бүлмәләргә алып кергәнче, кулларымнан җибәрмәдем мәгъшукымны.

[5] И Иерусалим кызлары! Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!

[6] Мирра һәм фимиам, төрледән-төрле хуш исле майлар аңкытып, чүл өстеннән күтәрелгән төтен баганасыдай кем килә ул?

[7] Әнә Сөләйманның тәхет-түшәге: алтмыш баһадир чолгап алган аны – Исраилнең гаярь егетләре –

[8] сугыш осталары; барысының кулларында кылыч, билләрендәге бу кылычлар төнге шомнан саклану өчен.

[9] Сөләйман патша эшләткән ул тәхет-түшәк – Ливан агачыннан:

[10] аяклары – көмештән, арка ягы – алтыннан, утыргычы – җете кызыл бәрхеттән! Иерусалим кызлары аны нинди матур итеп бизәгән!

[11] И Сион кызлары! Килегез дә карагыз таҗ кигән Сөләйман патшага: никахында – иң бәхетле көнендә – әнисе кидерде аңа бу таҗны!

Җырлар җыры — Chapters