Skip to content
Opens in a new window

[1] Борылып карачы, борылып кара, Шулам кызы, борылып карачы, борылып кара – күрикче бер, күрик үзеңне! Нигә әле сез Шулам кызына ике рәткә тезелгән биючеләр арасында бөтерелгән кызга караган кебек карарга тиеш?!

[2] О, сандал кигән аякларың нинди төз һәм матур синең, шөһрәтле гүзәлкәй! Боткайларың синең осталардан да оста сынчы койгандай сылудыр.

[3] Кендегең – хуш исле шәраб һәрчак мөлдерәмә тулып торган касәдер, корсак-эчкәйләрең лаләләр белән бизәлгән бодай көлтәсе кебек матурдыр.

[4] Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер, игезәк болан бәтие кебек.

[5] Муенкаең – фил сөягеннән уеп ясалган манарадай зифадыр. Күзкәйләрең Бәйт-Раббим капкалары каршындагы Хишбун күлләре кебектер. Борынкаең Дәмәшкъкә каратып салынган Ливан манарасы кебектер.

[6] Башың синең Кәрмил тавы кебек мәгърурдыр, бөдрә чәчләрең, патшаны да әсир итәрдәй булып, кичке шәфәкъ нурларына коенадыр.

[7] Нинди ягымлы һәм мөлаем син, сөйкемле син, минем гүзәлкәем!

[8] Хөрмә агачы кебек зифа-төздер синең сының, күкрәкләрең хөрмә җимеше кебек тулышкандыр.

[9] Уйладым мин: «Менәрмен, – дидем, – хөрмә агачына, тотынырмын, – дидем, – җимеш тәлгәшенә; йөзем тәлгәшләре кебек тулышып торсын күкрәкләрең, алма исе килеп торсын сулышыңнан».

[10] Телләреңнән татлы шәраб тама синең. Ул шундый шәраб ки, иреннәремне һәм тешләремне дымландырып, сөйгәнемнең авызына талгын гына агып тора.

[11] Барлык вөҗүдем белән сөйгәнемнеке мин, аның да теләгәне мин генә.

[12] Кил дә, мәгъшукым, бергә сәхрәләргә чыгыйк, авыл-карьяләрдә төннәр куныйк.

[13] Иртәләрен йөзем бакчасында йөрербез: йөзем агачлары яфрак ярмадымы икән, бөреләре ачылмадымы икән, анарлар чәчәк атмадымы икән? Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.

[14] Адәмут инде хуш исләр таратты, ишек төбебез иске һәм яңа уңышның татлы җимешләре белән тулы; аларның барысын сиңа дип сакладым мин, мәгъшукым минем!

Җырлар җыры — Chapters