Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага болай диде: – Һарун угылларына – руханиларга игълан ит: «Туган-тумачасының мәетенә якынлашып, рухани үзен нәҗесләргә тиеш түгел.

[2] Ул үзенең якыннарына – ата-анасына, угыл-кызларына, ир туганына

[3] һәм үзе белән яшәүче, әмма кияүгә чыкмаган кыз туганына гына якынлаша, алар хакына үзен нәҗесли ала.

[4] Хатынының туганнары дип, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел.

[5] Рухани үзенең чәчен кырмасын, сакалын кыскартмасын, тәненә җәрәхәтләр ясамасын.

[6] Рухани үз Алласының изгесе булырга һәм Аллаһы исемен хурламаска тиеш, чөнки Раббыга багышланган яндыру бүләген, ягъни Аллаһының ризыкларын тәкъдим итә ул. Шулай булгач, ул изге булырга тиеш.

[7] Рухани үзенә хатын итеп азгын фахишәне, шулай ук иреннән аерылган хатынны алмаска тиеш, чөнки рухани – үз Алласының изгесе.

[8] Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен.

[9] Әгәр руханиның кызы, фәхешлек кылып, үзен нәҗесли икән, ул үзенең атасын хур итә, һәм ул кыз яндырып үтерелергә тиеш.

[10] Туганнары арасыннан баш рухани итеп сайланган, башына изгеләндерү мае сөртелгән, рухани киемнәре киеп йөргән адәм үзенең чәчләрен тузгытырга һәм киемнәрен ертырга тиеш түгел.

[11] Мәет булган йортка бару өчен, Изге чатырны калдырып китеп, бу рухани чатырны нәҗесләмәсен; хәтта атасы яки анасы үлгән очракта да, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки ул, Алласының изгеләндерү мае белән майланып, Раббыга багышланган. Мин – Раббы.

[13] Ул бары тик гыйффәтле кызга гына өйләнергә тиеш.

[14] Тол яки иреннән аерылган яисә азгын фахишәгә өйләнергә тиеш түгел; фәкать үз халкыннан булган гыйффәтле кызга гына өйләнсен.

[15] Үз халкы арасында ул үзенең нәсел варисларын нәҗесләмәскә тиеш. Мин – Раббы, баш руханины изге итүче».

[16] Раббы Мусага болай диде:

[17] – Һарунга әйт: «Гәүдә-сынында кимчелеге булган нәсел варисларыңнан берәү дә, үзенең Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, һичкайчан Аның хозурына килергә тиеш түгел.

[18] Тән-бәдәнендә кимчелеге булган бер кеше дә – сукыр, аксак, йөзе чалшайган, бер аягы яки кулы озынрак булган,

[19] аягы яки кулы сынган,

[20] бөкре, кәрлә, күзенә ак төшкән, кутырлы, корчаңгы, күкәе бозылган,

[21] рухани Һарунның нәсел варисларыннан тәнендә җитешсезлек булган бер генә кеше дә, Раббыга багышланган яндыру бүләге китерү өчен, Аның янына килергә тиеш түгел. Ул – кимчелекле кеше, шуңа күрә, үз Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, Аның янына килмәсен.

[22] Андый кеше Аллаһының ризыгын – Аңа китерелгән изге вә иң изгеләрдән саналган бүләкләрне ашый ала,

[23] әмма чатыр эчендәге пәрдә янына яки мәзбәхкә якынаерга тиеш түгел, чөнки ул – кимчелекле. Андый кеше Минем изге урынымны нәҗесләргә тиеш түгел. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче».

[24] Муса боларны Һарунга, аның угылларына һәм барча исраилиләргә игълан итте.

Левиләр — Chapters