[1] Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
[2] Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
[3] Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез,
[4] яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер.
[5] Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез.
[6] Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас.
[7] Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар.
[8] Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр.
[9] Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен.
[10] Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз.
[11] Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз.
[12] Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз.
[13] Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем.
[14] Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез,
[15] кагыйдәләремне кире каксагыз, кануннарыма җирәнеп карасагыз, барлык боерыкларымны үтәмәсәгез һәм шул рәвешле Килешүемне бозсагыз,
[16] Мин сезнең белән менә ничек эш итәрмен: сезгә дәһшәт, төрле авырулар һәм бизгәк җибәрермен. Күзләрегез күрмәс булыр, һәм шул авырулар гомерегезне алып китәр. Ашлык чәчәрсез, әмма тырышуыгыз бушка китәр – уңышны дошманнарыгыз ашар.
[17] Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз.
[18] Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын.
[19] Сезнең тәкәбберлегегезне сындырырмын, күгегезне – тимер, җирегезне бакыр кебек итәрмен.
[20] Сез көчегезне юкка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш китермәс, һәм җирегездәге агачлар җимеш бирмәс.
[21] Әгәр шуннан соң да, киреләнеп, Мине тыңларга теләмәсәгез, гөнаһларыгыз өчен җәзамны янә дә җиде мәртәбә арттырырмын.
[22] Сезгә каршы ерткыч җәнлекләр җибәрермен: алар балаларыгызны үтерерләр һәм терлегегезне юкка чыгарырлар; нәтиҗәдә, сезнең саныгыз бик нык кимер, юлларыгыз бушап калыр.
[23] Инде болардан соң да шелтәмне кабул итмәсәгез һәм Миңа карышсагыз, Мин дә сезнең дошманыгызга әйләнермен һәм гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын;
[25] ә Килешүне бозганыгыз өчен, сездән үч алырмын – башыгызга кылыч булып төшәрмен; шәһәрләрегезгә кереп качсагыз да, өстегезгә үләт җибәрермен, һәм сез дошманнарыгыз кулына бирелерсез.
[26] Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.
[27] Әгәр дә инде болардан соң да Мине тыңламасагыз һәм Миңа карышсагыз, Мин, бар ачуымны җыеп, сезгә каршы чыгармын һәм гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә артыграк җәза бирермен.
[29] Сез үз угыл-кызларыгызның итен ашарсыз.
[30] Калку җирдәге потханәләрегезне туздырырмын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне потларыгызның ватыклары өстенә өярмен. Сез Миңа җирәнгеч булырсыз.
[31] Шәһәрләрегезне хәрабә итәрмен, изге урыннарыгызны җимерермен һәм бүләкләрегезнең хуш исе белән хозурланмам;
[32] җирегезне бөлгенлеккә төшерермен – хәтта аны басып алган дошманнарыгыз да, шуны күреп, хәйран калыр.
[33] Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер.
[34] Сез дошманыгыз илендә әсирлектә булып, үз илегез ташландык хәлдә ятканда, кыр-басуларыгызда тынычлык хөкем сөрер – сез бирмәгән ял еллары хисабына җир рәхәтлек кичерер.
[35] Шулай ташландык хәлдә яткан чакта, басу-кырларыгыз тынычланып калыр, чөнки, илегездә яшәгәндә, сез җиргә тиешле ялны бирмәдегез.
[36] Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар.
[37] Һичкем эзәрлекләмәсә дә, кылычтан куркып качкан кебек, алар бер-берсенә абынып егылырлар, һәм дошманнарына каршы торырлык хәлләре булмас.
[38] Сез чит халыклар арасында һәлак булырсыз, һәм дошман җире сезне йотар.
[39] Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр.
[40] Әгәр алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһларын, Миңа каршы җинаять эшләүләрен, Минем белән дошманлашуларын
[41] һәм шул сәбәпле Минем аларга каршы чыгуымны – дошман җиренә сөрүемне аңласалар, имансыз йөрәкләре күндәмләнеп, үзләренең гөнаһлары өчен җәза алсалар,
[42] шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен.
[43] Халыктан бушап калганнан соң, ташландык хәлдә яткан җир тиешле ял еллары хисабына тынычлык кичерер; ә алар үзләренең гөнаһлары өчен җәза алырлар, чөнки алар, Минем кануннарымны кире кагып, кагыйдәләремә җирәнеп карадылар.
[44] Шулай булса да, дошман җирендә аларны тулысынча юк итмәс һәм алар белән төзегән Килешүемне бозмас өчен, алардан бөтенләй баш тартмам һәм аларга җирәнеп карамам. Мин – Раббы, аларның Алласы.
[45] Алар хакына Мин ата-бабалары белән төзегән Килешүемне исемә төшерермен. Ата-бабаларына Аллаһы булыр өчен, Мин аларны чит халыклар күз алдында Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы».
[46] Раббы Синай тавында Муса аша исраилиләргә биргән кагыйдәләр, карарлар вә кануннар әнә шулар.