Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага болай диде:

[2] – Әгәр берәү Раббы алдында хилаф эш, гөнаһ кылса: иптәшенең әманәтен кире кайтармаса яисә аның берәр әйберен урласа, яки алдаса,

[3] яки югалган әйберне табып та: «Тапмадым», – дип әйтсә, яки, нинди дә булса гөнаһ эш эшләп, шул турыда ялган ант итсә,

[4] ул кеше гөнаһка керә һәм гаепле була; шуңа күрә нәрсә урласа – шуны, ялганлап нәрсә алган булса – шуны, аңа әманәт итеп нәрсә бирелгән булса – шуны, кемдер югалтканны тапса – шуны, берәр әйбер турында: «Алмадым», – дип, ялган ант итсә – шуны кайтарып бирергә тиеш. Ул үзенең гаебе өчен корбан китергән вакытта, әйбер бәясенең биштән бер өлеше кадәр өстәп, әйберне хуҗасына кайтарып бирергә тиеш.

[6] Үзенең гаебе өчен Раббыга ул гаеп йолу корбаны китерсен: вак терлектән кимчелексез, билгеле бәядәге сарык тәкәсен руханига алып килсен.

[7] Шул рәвешле, рухани, ул кеше үз гаебеннән арынсын өчен, Раббы алдына корбан китерер, һәм әлеге кешенең гаебе кичерелер.

[8] Раббы Мусага болай диде:

[9] – Һарун һәм аның угылларына әмер ит: «Тулаем яндыру корбаны китерүнең кагыйдәләре шундый: уты янып торган мәзбәхтә ул иртәнгә кадәр калырга тиеш.

[10] Рухани үзенең җитен киемнәрен һәм эчтән җитен ыштанын кисен дә, мәзбәхтән тулаем яндыру корбанының көлен алып, мәзбәхнең кырыена өйсен;

[11] шуннан соң, киемнәрен салып, башкасын кисен һәм әлеге көлне станнан чиста бер урынга алып чыксын.

[12] Ә мәзбәхтәге ут сүнмичә янып торырга тиеш. Рухани һәр иртәне аңа утын өстәп торсын һәм аның өстенә тулаем яндыру корбанын куйсын, әлеге корбанлык мал белән бергә татулык корбанының маен яндырсын.

[13] Мәзбәхтәге ут, сүнмичә, һәрвакыт янып торырга тиеш.

[14] Ә менә икмәк бүләге тәкъдим итү кагыйдәләре түбәндәгечә: Һарунның угыллары аны Раббы каршына, мәзбәх алдына китерергә тиеш.

[15] Рухани икмәк бүләгеннән, учын тутырып, сыйфатлы бодай оны һәм зәйтүн мае, хуш исле сумала-майларның бөтенесен алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

[16] Ә калган оннан төчегә пешкән икмәк әзерләнсен, һәм Һарун белән аның угыллары аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.

[17] Бу икмәк ачыткы салмыйча пешерелергә тиеш. Миңа китерелгән бүләкләрнең бу өлешен Мин аларга бирәм. Бу – гөнаһ йолу корбаны, һәм ул, гаеп йолу корбаны кебек, иң изгеләрдән санала.

[18] Һарун нәселенең барлык ир-атлары аны ашый ала. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән аларның мәңгелек, даими өлеше. Әгәр кем дә булса бу өлешкә кагылса, изге саналыр».

[19] Раббы Мусага болай диде:

[20] – Руханилыкка багышланган көнне Һарун һәм аның угыллары Раббыга икмәк бүләге китерергә тиеш. Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онын (көн дә китерелә торган икмәк күләмен) икегә бүлеп, шуның яртысын – иртән, икенче яртысын кичтән китерсеннәр.

[21] Зәйтүн мае салынган әлеге икмәк табада пешерелергә һәм, сындырылып, Раббы алдына куелырга тиеш; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

[22] Бу эшләрне Һарун нәселеннән булган, баш рухани хезмәтенә багышланган кеше башкарсын; бу бүләк – мәңгегә Раббыныкы; ул тулысынча яндырылырга тиеш.

[23] Шулай итеп, рухани китергән икмәк бүләгенең һәр төре яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.

[24] Раббы Мусага болай диде:

[25] – Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Гөнаһ йолу корбаны китерү кагыйдәләре мондый: гөнаһ йолу өчен китерелгән корбанлык мал Раббы алдында, тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын; бу иң изге корбаннардан санала.

[26] Гөнаһ йолу корбанын китерүче рухани аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.

[27] Корбан итенә кагылган һәр нәрсә изге саналыр. Әгәр корбанның каны кием-салымга чәчрәсә, аны изге урында юарга кирәк.

[28] Шул ит пешкән балчык савытны – ватарга, ә бакыр савытта пешсә, аны ышкып юарга һәм чайкарга кирәк.

[29] Рухани гаиләсеннән булган һәр ир кеше ул итне ашый ала; бу иң изге корбаннардан санала.

[30] Әгәр гөнаһ йолу корбанының каны, гөнаһ йолу өчен, Очрашу чатырындагы Изге бүлмәгә кертелсә, андый корбан утта яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.

Левиләр — Chapters