[1] Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
[2] – Исраилиләргә игълан ит: «Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
[3] Әүвәле үзегез яшәгән Мисыр җирендәге гадәтләрне, Мин сезне алып барачак Кәнган җирендәге гадәтләрне кабатламагыз, аларның йолалары буенча яшәмәгез.
[4] Минем кануннарымны һәм кагыйдәләремне саклап, шулар белән гамәл кылыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
[5] Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәгез, аларны үтәгән кеше тереклек итәчәк. Мин – Раббы.
[6] Сезнең арадан берәү дә үзенең кыз кардәше белән якынлык кылырга тиеш түгел. Мин – Раббы.
[7] Анаң белән якынлык кылып, үз атаңны хурлыкка төшермә. Ул – синең анаң, аның белән якынлык кылма.
[8] Үги анаң белән якынлык кылма – атаңны хурлыкка төшермә.
[9] Үзеңнең кыз кардәшең, ягъни атаңның кызы белән дә, анаңның кызы белән дә якынлык кылма. Син яшәгән өйдә туу-тумавына карамастан, кыз кардәшең белән якынлык кылма.
[10] Кыз оныгың белән якынлык кылма – үзеңне хурлыкка төшермә.
[11] Атаңның кызы – аның хатынының кызы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең кыз кардәшең.
[12] Атаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең атаңның кан кардәше.
[13] Анаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең анаңның кан кардәше.
[14] Атаңның бертуган абыйсын хурлыкка төшермә: аның хатынына якынаеп, аның белән якынлык кылма, чөнки ул – синең якын апаң.
[15] Үз киленең белән якынлык кылма. Ул – синең углыңның хатыны, аның белән якынлык кылма.
[16] Бертуганыңны хурлыкка төшермә: аның хатыны белән якынлык кылма.
[17] Хатын алсаң, аның кызы яки кыз оныгы белән якынлык кылма: алар хатыныңның кан кардәшләре; бу – бозыклык.
[18] Хатының исән икән, аңа көндәш итеп бертуган сеңлесен хатын итеп алма һәм аның белән якынлык кылма.
[19] Хатыныңның күрем килү вакытында, аңа якынаеп, аның белән якынлык кылма.
[20] Иптәшеңнең хатыны белән якынлык кылма, юкса бу сине нәҗесләячәк.
[21] Балаларыңның берсен дә Молых илаһына багышлап корбан итмә, шуның белән Аллаңның исемен хур итмә. Мин – Раббы.
[22] Хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, ир-ат белән якынлык кылма; бу – кабахәтлек.
[23] Нинди дә булса хайван белән якынлык кылма, шуның белән үзеңне нәҗесләмә. Хатын-кыз да, хайван янына килеп, аның белән якынлык кылырга тиеш түгел; бу – кабахәтлек.
[24] Мондый эшләр белән үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки яныгыздан Мин куып җибәрәчәк халыклар моңарчы шундый эшләре белән үзләрен нәҗесләде инде.
[25] Хәтта җирләре дә нәҗесләнде; шуңа күрә Мин халкының гөнаһы өчен җирне җәзаладым, һәм ул үзендә яшәүчеләрне читкә какты.
[26] Ә сез Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны сакларга тиеш. Сез – җирле кешеләр дә, сезнең арагызда яшәүче килмешәкләр дә – мондый кабахәтлекләрне эшләргә тиеш түгел.
[27] Чөнки мондый кабахәтлекләрне шушы җирдә яшәүчеләр эшләделәр инде, һәм шуның нәтиҗәсендә җирләре дә нәҗесләнде.
[28] Әгәр шушы җирне нәҗесләсәгез, ул, сездән элек яшәгән халыкларны үзеннән кире каккан кебек, сезне дә кире кагачак.
[29] Әгәр кем дә булса берәү мондый кабахәтлекләрне эшли икән, ул кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
[30] Шуңа күрә Минем күрсәтмәләремне үтәгез, бу җирдә сездән элек яшәгәннәрнең кабахәтлекләрен кабатламагыз һәм шулар белән үзегезне нәҗесләмәгез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».