Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага болай диде:

[2] – Исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе үзенең баласын Молых илаһына корбанга китерә икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга тиеш – Исраил халкы аны таш атып үтерсен.

[3] Андый кешегә Мин карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен, чөнки ул, үзенең баласын Молых илаһына биреп, Минем изге урынымны нәҗесли һәм Минем изге исемемне хур итә.

[4] Әгәр үзенең баласын Молых илаһына тапшырган андый кешене халык игътибарсыз калдырса – аны юк итмәсә,

[5] Мин андый кешегә дә, аның гаиләсенә дә карашымны юнәлтермен – аларны үз халкыннан читләштерермен; шулай ук, Миңа тугры булмыйча, Молых илаһына табынган кешегә иярүчеләрне дә читләштерермен.

[6] Әгәр берәү, Миңа тугры булмыйча, әрвахларның рухын чакыручыларга һәм сихерчеләргә мөрәҗәгать итә икән, Мин андый кешегә карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен.

[7] Үзегезне изгелектә тотыгыз, изге булыгыз, чөнки Мин – сезнең Раббы Аллагыз.

[8] Минем кагыйдәләремне саклагыз һәм үтәгез. Мин – Раббы, сезне изге итүче.

[9] Үз атасына яки анасына яман телле булган һәркем үлемгә тапшырылырга тиеш, чөнки андый кеше атасына яки анасына яман сүзләр әйтте; үлемендә ул үзе гаепле була.

[10] Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш.

[11] Кем дә булса атасының хатыны белән якынлык кылса, ул үзенең атасын хур итә; ул ир дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

[12] Әгәр дә берәү үзенең килене белән якынлык кылса, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш. Алар кабахәтлек эшлиләр; үз үлемендә үзләре гаепле булалар.

[13] Әгәр берәр ир-ат, хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, икенче ир белән якынлык кылса, кабахәтлек эшләгәнгә, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

[14] Әгәр нинди дә булса ир үз хатыны өстенә аның анасын да хатын итеп ала икән, бу – бозыклык; сезнең арагызда бозыклыклар булмасын өчен, ул ир дә, әлеге хатыннар да яндырып үтерелсен.

[15] Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга, хайван да үтерелергә тиеш.

[16] Әгәр берәр хатын нинди дә булса хайван белән якынлык кыла икән, хатын да, хайван да үтерелергә тиеш; алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

[17] Әгәр ир кеше кыз туганын – атасының яки анасының кызын – хатынлыкка алса һәм аның белән якынлык кылса, бу – хурлык; алар үз халкының күз алдыннан читләштерелергә тиеш. Үзенең кыз туганын хур иткән андый кеше җәзага тартылсын.

[18] Әгәр берәр кеше күрем күрүче хатын-кыз белән якынлык кылса, алар икесе дә нәҗеслектән арыну канунын бозган булып исәпләнә, һәм алар икесе дә халыктан читләштерелергә тиеш.

[19] Анаңның да, атаңның да кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки алай эшләгән кеше үзенең кан кардәшен хур итә; андый ир дә, хатын да җәзага тартылсын.

[20] Кем дә булса туган абыйсының хатыны белән якынлык кыла икән, ул кеше үзенең абыйсын мәсхәрә итә; андый ир дә, хатын да гөнаһ кылуда гаепле була; алар баласыз килеш үлеп китәрләр.

[21] Әгәр кем дә булса бертуганының хатынын ала икән, бу – нәҗеслек; андый кеше үзенең бертуганын хур итә; ул ир дә, хатын да бала тудырмаслар.

[22] Минем барлык кагыйдәләремне вә кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылсагыз, Мин алып барачак җир сезне кире какмас.

[23] Арагыздан Мин куып җибәрәчәк халыкларның гадәтләрен кабатламагыз. Шушы кабахәтлекләрне эшләгәнгә күрә, Минем өчен алар җирәнгечтер.

[24] Сезгә исә Мин шуны әйтәм: „Сез аларның җирләрен биләрсез; сөт вә бал агып торган ул җирне Мин сезгә биләмә итеп бирермен“. Мин – Раббы Аллагыз, Мин сезне барлык башка халыклардан аерып алдым.

[25] Чиста хайванны, чиста кошны чиста булмаганнан аера белегез. Мин сезгә әйткән чиста булмаган хайваннар, кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән үзегезне нәҗесләмәгез.

[26] Минем алда изге булыгыз, чөнки Мин, Раббы, изгемен. Мин сезне Үзем өчен башка халыклардан аерып алдым.

[27] Әрвахларның рухын чакыручы, сихерче ир-ат яки хатын-кыз үлем җәзасына тартылырга тиеш – аларны таш атып үтерегез; үлемнәрендә алар үзләре гаепле».

Левиләр — Chapters