[1] Кем дә булса Раббыга икмәк бүләге китерергә тели икән, аның бүләге сыйфатлы бодай оны булсын. Онга зәйтүн мае салынсын, шуның өстенә хуш исле сумала-майлар куелсын.
[2] Аны Һарунның угылларына – руханиларга китерсен. Рухани, уч тутырып, он белән май, шулай ук хуш исле сумала-майның барысын алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
[3] Ә инде икмәк бүләгенең артып калганы Һарун һәм аның угылларына булсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
[4] Әгәр мичтә пешкән икмәк бүләге китерәсең икән, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче күмәч яисә зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчә булсын.
[5] Әгәр бүләгең табада пешкән булса, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче икмәк булсын.
[6] Аны сындыргала да өстенә май сал. Бу – икмәк бүләге.
[7] Әгәр икмәк бүләге чүлмәктә пешкән булса, ул сыйфатлы бодай оныннан зәйтүн мае кушып пешерелсен.
[8] Шулай итеп әзерләнгән икмәк бүләген Раббыга китер, аны руханига тәкъдим ит. Рухани, аны мәзбәхкә китереп,
[9] күпмесендер аерып алсын да шуны, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
[10] Ә икмәк бүләгенең калган өлеше Һарун һәм аның угылларына булыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
[11] Раббыга китерелә торган бер генә икмәк бүләген дә чүпрә кушып пешермә, чөнки Раббыга багышлап яндырыла торган бүләктә чүпрә дә, бал да булырга тиеш түгел.
[12] Раббыга боларны беренче уңыш бүләге итеп китерергә мөмкин, әмма бүләкне, хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырырга ярамый.
[13] Үзеңнең барлык икмәк бүләкләреңә тоз сал, чөнки тоз – Аллаһы белән синең арада төзелгән килешүнең билгесе. Шуңа күрә тозсыз икмәк бүләген тәкъдим итмә, һәр бүләгең белән бергә тоз да китер.
[14] Беренче уңышларыңнан Раббыга икмәк бүләге китерәсең икән, аны беренче башаклардан китер, ул ашлык бөртеге кыздырылган, төелгән булсын.
[15] Аның өстенә зәйтүн мае сал, хуш исле сумала-майлар куй; менә бу – икмәк бүләге.
[16] Рухани бөртек белән майның күпмесендер алсын һәм, бүләкнең бер өлеше буларак, барча хуш исле сумала-майлар белән бергә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге.