Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

[2] – Исраилиләргә игълан итегез: «Әгәр ир кешенең җенси әгъзасыннан бүлендек килсә, – бертуктаусыз киләме ул, вакыт-вакыт кынамы, – әлеге ир нәҗес саналыр.

[4] Әлеге кеше яткан яки утырган урын нәҗес булыр.

[5] Аның урын-җиренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[6] Бүлендеге килгән кеше утырган урынга бүтән берәү утырса, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[7] Әгәр кем дә булса бүлендеге килгән кешегә кагыла икән, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[8] Бүлендеге килгән кеше чиста кешегә төкерә икән, әлеге кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[9] Бүлендеге килгән кеше атланып барган ат өстендәге ияр нәҗес саналыр.

[10] Андый кеше нәрсәгә дә булса утырса, шул әйбергә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр; әлеге әйберне күтәргән кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[11] Бүлендеге килгән кеше, кулын юмаган килеш, кемгә дә булса кагыла икән, шул кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[12] Бүлендеге килгән кеше кагылган балчык савытны – ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.

[13] Бүлендеге килгән кеше, сихәтләнгәннән һәм җиде көн, ягъни чистарыну көннәре үткәннән соң, үзенең киемнәрен юарга һәм саф чишмә суы белән юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр.

[14] Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килергә һәм аларны руханига бирергә тиеш.

[15] Рухани кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен исә, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани, шушылай итеп, бүлендеге килгән нәҗес кешене пакьләндерер.

[16] Әгәр берәүнең мәние бүленеп чыга икән, ул кеше баштанаяк юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[17] Мәни тигән һәр тукыма яки күн кием юылырга тиеш – кичкә кадәр әлеге әйбер нәҗес булыр.

[18] Әгәр берәр ир кешедә, хатын-кыз белән ятканда, мәни бүленеп чыга икән, алар икесе дә юынырга тиешләр – кичкә кадәр алар нәҗес булырлар.

[19] Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем вакыты икән, ул җиде көн нәҗес булыр. Бу вакытта андый хатынга кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр.

[20] Хатын-кыз нәҗес чагында яткан яки утырган һәр урын нәҗес булыр.

[21] Ул хатынның яткан яки утырган урынына кагылган кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[24] Әгәр ир кеше андый хатын белән ятса, һәм хатынның каны иргә тисә, ул ир җиде көн буе нәҗес булыр, һәм ул яткан урын-җир дә нәҗес булыр.

[25] Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем күрү вакытыннан тыш каны килеп торса яки күреме беткәннән соң да кан килүе дәвам итсә, ул хатын күрем вакытындагы кебек нәҗес булыр.

[26] Шул вакыт дәвамында ул яткан яки утырган һәр урын, гадәттәге күрем вакытындагы кебек, нәҗес булыр.

[27] Шуңа кагылган һәркем нәҗес булыр; ул кеше үзенең киемнәрен юарга, үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.

[28] Кан килү туктаганнан соң җиде көн узгач, ул хатын пакь саналыр.

[29] Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, аларны Очрашу чатыры алдына руханига китерергә тиеш.

[30] Рухани ул кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани шушылай итеп хатынны кан килү нәҗеслегеннән Раббы алдында пакьләндерер».

[31] Исраил халкы арасында корылган Изге чатырымны нәҗесләп һәлак булмасыннар өчен, исраилиләрне нәҗеслектән саклагыз.

[32] Бүлендеге килгән яки мәни агудан нәҗесләнгән ир-ат, күрем күрүче хатын-кыз, бүлендеге килгән ир-ат яки хатын-кыз, нәҗесләнгән хатын белән якынлык кылган ир кеше турындагы канун әнә шундый.

Левиләр — Chapters