Skip to content
Opens in a new window

[1] Мин Аллаһы йортындагы мәзбәх каршында басып торган Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул әйтте: «Аллаһы йортының терәк баганалары башына сугып бәр, бусагасына кадәр тетрәрлек булсын! Хәрабәләре бәндәләрнең башына ишелсен, ә исән калганнарын Үзем кылычтан уздырырмын, качып котылырга берсе-бер өлгермәс, һичкем качып котыла алмас!

[2] Үлеләр аймагына төшеп яшеренсәләр, анда да кулым барып җитәр; күкләргә менеп качсалар, аннан да сөйрәп төшерермен.

[3] Кәрмил тау башына менеп качсалар, анда да эзләп табып эләктереп алырмын, диңгез төбенә төшеп, күз алдымнан гаип булсалар, анда да диңгез аждаһасына аларны чагарга боерырмын.

[4] Дошманга әсирлеккә китеп барсалар, аларның җанын кыярга анда да кылычка әмер бирермен. Яхшылыкка түгел, ә бәлки аларның бәхетсезлегенә күземнән югалтмам аларны!»

[5] Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, җиргә орынса – җир эри, җирдә яшәүче һәркемне кайгы били, бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай әле кубарылып менә, әле түбән иңә.

[6] Үз сараен Ул күкләрдә корды, гөмбәзен җирнең өстендә урнаштырды, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койды; Аның исеме – Раббы!

[7] «Әй Исраил халкы! Минем өчен хәбәшиләрдән сезнең ни аермагыз бар?! Исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыккан кебек, пелештиләрне – Кәфтурдан, арамиләрне Кыйрдан Мин алып чыкмадыммы?!» – ди Раббы.

[8] Инде менә Хуҗа-Раббының күзләре бу гөнаһлы патшалыкка төбәлгән: «Мин аны җир йөзеннән юк итәрмен, тик шулай да ошбу Ягъкуб нәселен бөтенләй үк кырып бетермәм, – ди Раббы. –

[9] Әмерем менә шулдыр: иләк белән комны иләгән сыман, Исраилне дә бүтән халыклар арасына таратырмын – бер генә таш та җиргә төшеп җитмәс, иләктә калыр.

[10] Халкым арасындагы барлык гөнаһлылар, „Без бәла-казадан ерак, без аңа дучар булмабыз“ диючеләр кылычтан узачак».

[11] «Ул көнне Давыт патшаның ишелгән йортын төзекләндерермен, тишек-ярыкларын ямап, җимерек урыннарын төзәтеп, аны әүвәлге хәленә кайтарырмын.

[12] Шулай итеп, исраилиләр Эдомның исән калган халкы һәм Минеке дип игълан ителгән барча халыклар белән идарә итәр», – ди бу эшләрне гамәлгә ашыручы Раббы.

[13] «Менә шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – урак уручының эзенә басып, җир сөрүче килер, йөзем куагы утыртучының эзенә басып, йөзем сыгучы килер; яңа җимеш шәрабы, тау-ташлар арасыннан саркып, барча калкулыклар өстеннән агып торыр.

[14] Үземнең Исраил халкын әүвәлге хәленә кайтарырмын: алар, вәйран булган шәһәрләрен янәдән корып, шунда яшәрләр, йөзем куаклары утыртып, шәрабларын эчеп сыйланырлар, җимеш бакчалары үстереп, җимешләрен ашарлар.

[15] Мин Үз халкымны үз җирендә төпләндерермен, һәм Мин биргән җирдән ул һичкайчан йолкып алынмас!» – дип әйтә Раббы Аллаң.

Амос пәйгамбәр — Chapters