Skip to content
Opens in a new window

[1] Тыкуа терлекчеләренең берсе булган Амос сүзләре. Җир тетрәвенә ике ел кала, Яһүдәдә – Уззия, Исраилдә Йогаш углы Яробам патшалык иткән көннәрдә, Амоска Исраил хакында вәхи иңде.

[2] Амос болай дип сөйләде: «Раббы Сионнан торып күкрәр, гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр – шиңәр шулчак көтүлек җирләре, корып кибәр Кәрмил тау башлары».

[3] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Гилыгадны тимер чабагачлар белән суктырган Дәмәшкъне җәзасыз калдырмам:

[4] Хазаилнең сараен утка чорнармын, Бен-Һададның кальгаларын ялкын ялмап алыр.

[5] Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын, Авен үзәнендә яшәүчеләрне һәм Бәйт-Эдендагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; арамиләр Кыйрга сөрелер», – ди Раббы.

[6] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, халкымны авылы-авылы белән Эдомга әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам:

[7] Газа диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр.

[8] Ашдодта яшәүчеләрне һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; кулымны Экронга каршы сузармын, һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» – ди Хуҗа-Раббы.

[9] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, кардәшлек килешүен онытып, халкымны авылы-авылы белән Эдомга сатып җибәргән Сурны җәзасыз калдырмам:

[10] Сур диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр».

[11] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, рәхим-шәфкать белмичә, кылычын күтәреп, кардәшен эзәрлекләгән, ачуы һаман дөрләп, ярсуы һаман янып торган Эдомны җәзасыз калдырмам:

[12] Теманны утка чорнармын, Босра кальгаларын ялкын ялмап алыр».

[13] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, үз илләренең чикләрен киңәйткән чакта, Гилыгадта йөкле хатыннарның карыннарын ярган аммониләрне җәзасыз калдырмам:

[14] Рабаһның диварларына ут салырмын, ялкын ялмап алыр аның кальгаларын – ул көн сугыш гөрелтесе астында, давыллы көндә купкан өермә эчендә узар.

[15] Патшалары сөрген китәр, аның түрә-идарәчеләре дә китәр», – ди Раббы.

Амос пәйгамбәр — Chapters