[1] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Эдом патшасының сөякләрен яндырып, көл-тузанга әйләндергән Мәабны җәзасыз калдырмам:
[2] Мин аны утка чорнармын, Кыръют кальгаларын ялкын ялмап алыр – чуалыш эчендә, сугыш гөрелтесе, быргы тавышлары астында Мәаб һәлак булыр.
[3] Аның хөкемдарын да, түрә-идарәчеләрен дә юк итәрмен», – ди Раббы.
[4] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Раббы кануныннан ваз кичеп, Аның кагыйдәләрен тотмаган, ата-бабалары табынган ялган потларга ияреп, туры юлдан язган Яһүдәне җәзасыз калдырмам:
[5] Мин аны утка чорнармын, Иерусалим кальгаларын ялкын ялмап алыр».
[6] Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам, чөнки тәкъваны алар – бер көмеш, фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар;
[7] туфрак таптагандай, юксыл-мескеннең башыннан йөриләр, мазлум-бичараны юлыннан этеп чыгаралар; Минем изге исемемне хурлап, бер үк хатын янына ата да, угыл да йөри;
[8] рәһенгә алынган киемне җәеп, мәзбәхләр янында ятып йоклыйлар; үз Аллалары йортында гаепле кешедән түләткән шәрабны эчәләр.
[9] Мин бит сезнең хакка эрбет агачыдай биек, имәндәй көчле-нык амориләрне юк иттем, югарыда үскән җимешләрен, түбәндәге тамырларын корыттым.
[10] Амориләр җирен сезгә биләмәгә бирер өчен, Мин бит сезне, Мисыр җиреннән алып чыгып, кырык ел буена чүлдә әйдәп йөрттем;
[11] угылларыгызны – пәйгамбәр, егетләрегезне нәзир иттем. Шулай түгелме әллә, әй исраилиләр?! – ди Раббы. –
[12] Сез исә нәзирләргә шәраб эчердегез, ә пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек кылмаска боердыгыз.
[13] Әнә шуның өчен Мин сезне көлтә төягән арба белән изгәндәй изәрмен.
[14] Җитезнең – качарлык хәле, көчленең егәре булмас, гайрәтле үзенең җанын саклап кала алмас;
[15] укчы аягында басып тора алмас, җитез аяклы йөгереп кача алмас, ат менгән җайдак үзенең җанын саклап кала алмас;
[16] батыр егетләрнең иң йөрәкле дигәне дә ул көнне коралын ташлап качар!» – ди Раббы.