Skip to content
Opens in a new window

[1] Убадиягә иңгән вәхи. Хуҗа-Раббы юллаган хәбәрне ишеттек без: «Кузгалыгыз, Эдомга каршы яуга чыгыйк!» Моны игълан итәр өчен, барча халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән. Эдом хакында Раббы Алла менә ниләр әйтә:

[2] «Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен, һәм син адәм мыскылына калырсың.

[3] Йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине. Син кыя ташлар арасында яшисең, йортың – түбәҗирдә. Күңелеңнән син: „Кем җиргә егып сала алыр мине?!“ – дисең.

[4] Әмма бөркет сыман югары күтәрелсәң дә, ояңны йолдызлар арасында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –

[5] Синең янга караклар, төнге талаучылар килгән булса, үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде – йөзем җыючылардан да куакларда җимеш кала бит. Ә син тәмам бөлгенлеккә төшкәнсең!

[6] Синең, Эсау, бар җиреңне актарып, яшерен хәзинәләреңне талап чыкканнар!

[7] Синең яклы булганнар сине яшәгән җиреңнән куып җибәрерләр, дусларың, хыянәт итеп, сиңа көн күрсәтмәс; икмәгеңне ашаучылар сиңа тозак куяр, ә син моны белми дә калырсың.

[8] Ул көнне Мин Эдомның зирәкләрен, Эсау тавындагы акыл ияләрен юк итәрмен, – ди Раббы. –

[9] Синең батыр ирләрең куркып калачак, и Теман, Эсау тавында яшәүче халык кырылып бетәр.

[10] Туганың Ягъкубка кылган золым өчен син, хурлыкка калып, тәмам юкка чыгарсың.

[11] Чит халыклар Ягъкубны талаган чакта, Иерусалим капкасыннан кереп шәһәрне жирәбәгә салганда, син читтән карап тордың, шул дошманнар кебек булдың.

[12] Туганың бәхетсезлегеннән көлергә, Яһүдә халкы һәлак булган көнне сөенергә, аларга каза килгәндә, авыз ерып шатланмаска иде сиңа.

[13] Бәла килгән көнне халкымның шәһәр капкасыннан кермәскә, бәхетсезлеген тамаша кылып тормаска, мал-мөлкәтенә кул сузмаска иде сиңа.

[14] Бәла килгән көнне, чат башында торып, качып баручыларны тотмаска, исән калганнарны дошман кулына тапшырмаска иде сиңа».

[15] «Менә, Раббы көне – барча халыклар хөкем ителәсе көн якынлаша! Әй Эдом, кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайтачак, җәзасы үз башыңа төшәчәк!

[16] Минем изге тавымда ничек итеп кеше каны койган булсаң, бүтәннәр дә каныңны шулай кояр, һәм син бөтенләй дә булмаган кебек юкка чыгарсың.

[17] Ә Сион тавына котылу килер, һәм ул изге тауга әйләнер, Ягъкуб йорты үз биләмәсенә янә хуҗа булыр.

[18] Ягъкуб йорты – ут, Йосыф йорты – ялкын, ә Эсау йорты салам кебек булыр: Эсауга ут төртеп, аны юк итәрләр, – дип әйтә Раббы. –

[19] Нәгеб халкы – Эсау тауларын, тау итәге Шефелада яшәүчеләр – пелештиләрне, Эфраим вә Самарея кырларын, Беньямин исә Гилыгадны басып алыр.

[20] Әсирлектән кайткан исраилиләр Сарепатка кадәр барлык Кәнган җирләрен, ә Иерусалимне ташлап китеп, Сефарадта яшәргә мәҗбүр булган яһүдиләр исә Нәгеб шәһәрләрен яулап алыр.

[21] Котылганнар, Сион тавына килеп, Эсау тауларында яшәүчеләрне хөкем итәр, һәм патшалык Раббыныкы булыр».