Skip to content
Opens in a new window

[1] Хуҗа-Раббы миңа шуны күрсәтте: менә, өлгергән җимешләр салынган бер кәрзин тора имеш.

[2] – Син нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады миннән Раббы. Мин: – Кәрзин тулы өлгергән җимеш күрәм, – дидем. Шунда Раббы: «Халкым Исраилнең дә соңгы көне килеп җитте, моннан ары Мин аны кызганмаячакмын! – диде. –

[3] Ул көнне сарай җырларын үксеп егълаган тавышлар алыштырыр, һәр җирдә, өем-өем булып, мәет ятар, һәм тирән тынлык хөкем сөрер! – диде Хуҗа-Раббы».

[4] Әй сезләр, фәкыйрьләрне рәнҗетүчеләр, илдәге мазлумнарны һәлак итүчеләр, колак салып тыңлагыз!

[5] Сез бит болай дип әйтәсез: «Яңа ай бәйрәме үтеп китсә – ашлык сата башлар идек, шимбә көн узса – амбарларны ачар идек, герләрне җиңеләйтер, әйбер хакын арттырыр, ялган үлчәүләр кулланыр идек.

[6] Шулай итеп, бер көмеш тәңкәгә – юксыл-мескенне, бер пар аяк киеме бәрабәренә фәкыйрьне сатып алыр идек. Хәтта ашлыкның чүбен дә сатар идек», – дисез.

[7] Ягъкуб токымының горурлыгы булган Раббы, ант эчеп: «Кылган эшегезнең берсен дә мәңге онытмаячакмын! – ди. –

[8] Шушы хәлгә җир ничек тетрәнмәсен дә, җирдә яшәгән һәркем хәсрәткә батмасын?! Бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай кубарылып менәр, бер күтәрелеп, бер түбән иңәр!»

[9] «Ул көнне, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – өйләдә кояшны батырырмын, көпә-көндез җир йөзен караңгыга чумдырырмын!

[10] Бәйрәмнәрегезне – олы хәсрәткә, җырларыгызны аһ-зарга әверелдерермен, тупас тукымага төренергә, һәммәгезне чәчен кырырга мәҗбүр итәрмен. Бердәнбер углын югалткан ата-ана сыман күз яшьләре түгәрсез; һәм бу көн ахыргача кайгы көне булыр».

[11] «Әнә шундый көннәр килер ки, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – җир йөзенә Мин кытлык җибәрермен: икмәккә вә суга түгел, Раббы сүзен ишетергә кытлык булыр ул!

[12] Раббы сүзенә сусап, кешеләр бер диңгез белән икенче диңгез арасында, төньяк белән көнчыгыш арасында бәргәләнеп йөрерләр, ләкин ишетә алмаслар аны!

[13] Ул көнне гүзәл кызлар һәм көчле егетләр шул сусаудан тәмам хәлсезләнеп калырлар.

[14] „И Дан, синең илаһың яшәсен!“ һәм „Беер-Шебаның зиярәтчеләр юлы яшәсен!“ дип, Самареянең пот-сыннары белән ант иткәннәр егылып калырлар һәм бүтән инде тора алмаслар!»

Амос пәйгамбәр — Chapters