[1] Әй исраилиләр! Раббының сүзенә колак салыгыз. Мисыр җиреннән алып чыккан бар халыкка төбәп, Ул шуны әйтә:
[2] «Җир йөзендәге барча халыклар арасыннан Мин фәкать сезне сайлап алдым, шуңа күрә кылган барлык гөнаһларыгыз өчен сезне җавапка тартачакмын!»
[3] Ике кеше, үзара килешмичә, бергә сәфәр чыгармы?!
[4] Корбанына тап булмаса, урман ешлыгында арыслан үкерерме?! Берни тота алмаган яшь арыслан үзенең өнендә ырылдармы?!
[5] Алдавыч җим куелмаса, җирдә яткан тозакка кош эләгерме?! Тозакка берни эләкмәсә, элмәк җебе тартылырмы?!
[6] Шәһәрдә быргы кычкыртсалар, халыкны курку алмасмы?! Шәһәргә бәла килсә, Раббы кулы белән эшләнмиме бу?
[7] Хактыр: Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә – сер-ниятен алдан белдермичә, Хуҗа-Раббы һичбер эш кылмас.
[8] Арыслан үкереп җибәрсә, кем тетрәнмәс?! Хуҗа-Раббы сөйли башласа, пәйгамбәрлек итми кем булдырыр?!
[9] Ашдод һәм Мисыр кальгаларында шуны белдерегез: «Самарея тауларына җыелып, Исраилдәге коточкыч тәртипсезлеккә, андагы җәбер-золымга күз салыгыз!»
[10] Раббы әйтә: «Көчләп-талап, кальгаларына хәрәм мал туплаган бу халык гаделлек белән эш итүне белми».
[11] Шул сәбәпле Хуҗа-Раббы болай ди: «Дошман, бөтен илегезне камап алып, ныгытмаларыгызны вәйран итәчәк, кальгаларыгызны талап бетерәчәк».
[12] Раббы болай ди: «Көтүче, арыслан авызыннан малын коткарырга тырышып та, хайванның ике бәкәленнән яки колагыннан башка һични тартып алалмагандай, Самареядәге исраилиләр дә кәнәфи аягыннан яки ятакның бер почмагыннан башка һични эләктереп кача алмас».
[13] «Тыңлагыз һәм Ягъкуб нәселенә каршы шаһитлык бирегез! – дип белдерә Хуҗа-Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла. –
[14] Кылган җинаятьләре өчен Исраилне җавапка тарткан көнне Мин Бәйт-Эл каласындагы мәзбәхләрне җимерермен – киселеп, җиргә төшәр мәзбәх мөгезләре!
[15] Туздырырмын кышкы һәм җәйге өйләрне, вәйран булыр фил сөяге белән бизәлгән йортлар, харап булыр пулат-сарайлар!» – ди Раббы.