Skip to content
Opens in a new window

[1] И Исраил халкы, сүзләремне тыңла! – Синең хакта матәм егълавы бу.

[2] Гыйффәтле кыз Исраил егылды, аякка басасы юк аның. Үз җирендә ташландык булып ята, күтәреп торгызучы юк аны.

[3] Хуҗа-Раббы болай ди: «Исраил шәһәреннән яуга мең кеше чыкса, йөзе генә сау калачак; йөз кеше чыкса, унысы гына исән калачак!»

[4] Исраил халкына Раббы: «Миңа сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! – ди. –

[5] Бәйт-Элгә йөрмәгез, Гилгәлгә дә юл тотмагыз, Беер-Шебага сәфәр кылмагыз, чөнки Гилгәл бөтенләе белән сөрген китәчәк, Бәйт-Элдән исә һичнәрсә калмаячак».

[6] Раббыга сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! Юкса Йосыф йортына Ул ут кебек ябырылыр һәм аны ялмап алыр – Бәйт-Элдә янгын сүндерердәй кеше табылмас.

[7] Әй сез, гаделлекне әче әремгә әйләндерүчеләр, хаклыкны җиргә салып таптаучылар – кайгы сезгә!

[8] Җидегән йолдыз белән Орионны бар иткән, тоташ караңгылыкны – аяз таңга, якты көнне төнгә әверелдерүче, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койган Затның исеме – Раббы!

[9] Гайрәт ияләрен кинәттән тар-мар итәр Ул, кальгаларны җир белән тигезләр!

[10] Шәһәр капкасы янында, мәхкәмәдә, фаш итүне яратмыйсыз сез, хак сүз әйтүчедән чирканасыз.

[11] Фәкыйрьне аяк астына салып таптыйсыз, ирексезләп, аның ашлыгын аласыз. Әнә шуның өчен сез, шома ташлардан йорт салсагыз да, анда яшәмәссез, гүзәл йөзем бакчалары үстерсәгез дә, җимешеннән шәраб татымассыз!

[12] Җинаятьләрегезнең күплеген, гөнаһларыгызның авырлыгын беләмен: сез тәкъваларны җәберлисез, ришвәт аласыз, мәхкәмәдә фәкыйрь-юксылларны читкә тибәрәсез.

[13] Шуңа күрә акыллы кеше дәшми мондый заманда, чөнки вакыты ямандыр.

[14] Исән калыйм дисәгез, яманлыкка түгел, яхшылыкка омтылыгыз; шул чакта «Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, – безнең белән!» дигән сүзләрегез чынга ашар.

[15] Яманлыкка нәфрәт белән карап, яхшылыкны яратыгыз, мәхкәмәдә гадел хөкем урнаштырыгыз! Шул чакта, бәлки, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Йосыф токымыннан исән калганнарга рәхим-шәфкатен насыйп итәр.

[16] Шулай итеп, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Хуҗа-Хакимебез, болай ди: «Барлык мәйданнарда – егълашу, барлык урамнарда аһ-зар ишетелеп торыр; игенчене – матәм тотарга, матәм җыры осталарын ахылдап егъларга чакырырлар.

[17] Йөзем бакчалары егълашуга күмелер, чөнки арагыздан Мин узармын!» – ди Раббы.

[18] Раббы көнен көткәннәргә – кайгы! Нигә дип Раббы көнен көтәсез?! Ул якты түгел, караңгы булачак.

[19] Арысланнан качып котылган берәүнең каршысына аю килеп чыккан, яки, өенә чабып кереп диварга таянгач, кулын елан чаккан кебек нәрсәдер бу!

[20] Раббы көне яктылык түгел, караңгылык булмасмы?! Дөм караңгылыктыр ул, һәм анда яктылыкның чаткысы да юк!

[21] «Нәфрәт белән карыйм бәйрәмнәрегезгә, аларны Мин кире кагам; тантаналы җыелышларыгызны хуш күрмим.

[22] Миңа багышлап, тулаем яндыру корбаннары һәм икмәк бүләге китерсәгез дә, Мин аларны кабул итмәм; татулык корбаны дип тәкъдим иткән симез хайваннарыгызны игътибарга алмам!

[23] Ерак торсын Миннән сез җырлаган көйләр, лирагызның тавышын Мин тыңламам!

[24] Моның урынына гадел хөкем – агым су, хаклык кипмәс ташкын булып аксын!

[25] Әй Исраил халкы! Чүлдә кырык ел йөргән чагыгызда сез Миңа корбан вә бүләкләр китердегезме?!

[26] Сез үзегезнең илаһ-патшагыз Саккутның һәм илаһ-йолдыз Кайванның сыннарын – үз кулларыгыз белән үзегезгә ясаган потларны күтәреп йөрерсез,

[27] һәм Мин сезне Дәмәшкъ аръягына сөрәчәкмен!» – ди Раббы. Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Алла.

Амос пәйгамбәр — Chapters